Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 19 яшьлек егет зыян күргән
Узган атнада 164 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 27сендә матди зыян китерелгән. 1 очракта кеше имгәнгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Казан – Йошкар-Ола – Волжск юлының 3км+700 м чакрымында «БМВ» автомашинасын йөртүче 19 яшьлек егет, якынча мәгълүматлар буенча, алдан барган машинаны әйләнеп узганда юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, шулай ук юл кагыйдәсен үтәмәгән 37 яшьлек ир йөртүендәге «Шевроле» автомашинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «БМВ» йөртүче тән җәрәхәтләре алган. Аны, медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәргәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев