Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Истәлек табасы

...Беркемгә дә сер түгел, узган гасырның 70-80-90нчы елларында авыл мужиклары өчен салмыш халәттә яшәү гадәти хәл булды.

Урамда кызмача күренмәгән ирләр авылда бармак белән санарлык иде. Мин моны ник искә төшердем, алда язылачак сүзем шуңа бәйле.

Безнең өйдә күптәнге ямьшәйгән таба бар. Нигәдер аны чыгарып та ташламыйлар, берәр җиргә, читкә дә алып та куймыйлар, кулланыла торган табалар белән бергә тора шулай. Бервакыт мин дәү әниемнән, ул табаның ничек шулай ямьшәйгәнлеген сорадым.

 Безнең дәү әти егылып эчмәсә дә, капкалый һәм бу хәл дәү әнинең ачуын чыгара иде. Еш кына, күрше абыйлардан кызмача чыккан бабайның җилкәсенә сыптырып алырга да күп сорамый. Ә дәү әти беркайчан да ачуланмый кебек иде миңа, ул гел елмая, һәрвакыт ниндидер анекдот, мәзәк яки кызыклы хәлләр сөйли, кем әйтмешли, «душа компании». Тик тыңлау­чылары гына...

 
Авылның салып алган агайлары тыкрыкта җыелышып утыра, ә бабай үзенең кызык-мызыклары белән аларны көлдерә. Үзе дә шундый көлкеле хәл герое булыр дип уйладымы икән?

 
Бер көнне кичкырын дәү әтинең бик тә күрше абый үзе ясый торган «утлы суын» кабып аласы килгән. Дәү әнинең давыл кузгатасын белгәнгә, алып чыгып яшереп куйган урыныннан аңа күренмичә-сиздермичә генә, партизаннарча алырга булган. Ярты шешә көмешкә аны почмактагы шкаф артында көтеп утыра икән.
Аяк очларына гына басып бару булышмаган – әби яныннан чебен дә оча алмый, кая ул! Әмма, теге күңелне кытыклап торган нәрсәне бик тә эчәсе килү теләге зур булганлыктан, дәү әнидән эләгү, тавыш чыгудан куркуын да бас­кан. Карчыгының игътибарын читкә юнәлтеп, шул арада почмакка узу планы да барып чыкмаган. Бер генә юл калган – шуышырга! Дәү әти әбине зур якта дип уйлап, биек бусага турыларыннан шуышып узган, арт­рит, ревматизмнары да онытылган, инде мич буендагы теге шкафка барып җитәм дигәндә генә, әбинең аякларына барып төртелгән.

Алдарсың әбине! Бабай аны зур якта дип уйласын өчен телевизорны кабызып куйган да, үзе дәү әтине каравылларга почмакта мич артына качкан. «Торам шулай чаршау артында ышык­ланып, әй шуыша теге партизан. Яле, минәйтәм, башын «кашып» алыйм, дип, бирдем тегенең башына шул әлүмин таба белән. Күзләреннән утлар чәчелгәндер, билләһи! Үзем тыела алмыйча көләм!» – әби сөйли, мин эчемне тотып, шаркылдыйм, күршеләргә кадәр ишетелгәндер, мөгаен.

Көлкесен – көлке инде, әмма Аллаһ сакласын, үтерсәң, йә юләр калдырсаң шунда, ну бу картларның шаярулары, мин сиңа әйтим!

Элеккегеләр шаккатыра белә инде. Эш нәрсә белән беткәнме? Нәрсә булсын, бабайга исе генә эләккән теге көмешкәнең, таба «төшкән» җиренә шуның белән компресс куйганнар. Менә сиңа, әби! Һәркем үзенчә күңел ача!

Дәү әни дә, дәү әти дә күптән мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын! Ә табаны мин хәзер дә истәлек итеп саклыйм. Бу хатны да шул күзгә чалынгач язарга булдым...
Райондашыгыз С.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев