Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исәптә торсалар да, машина йөрткәннәр

Яшел Үзән прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турында закон үтәлешен тикшергәндә, бик гаҗәп фактларга тап булган.

Болардан чыгып, нинди иминлек турында сөйләшеп була соң?

– Тикшерүләр барышында, биш яшел үзәнленең психиатр-наркологта исәптә торып та, машина йөртүгә хокукларының сакланып калуы ачыкланды, – дип сөйли бу хакта прокурор ярдәмчесе Альберт Бикмуллин. – Закон буенча автомобиль йөртүченең сәламәтлеге транспорт чарасын куркынычсыз идарә итүгә мөмкинлек бирмәсә, ул вакытта аның хокукы туктатыла. Наркомания белән авыручылар юлда йөрүчеләр иминлегенә куркыныч тудырырга, аларның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Шулардан чыгып, район прокуратурасы судка, әлеге затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында иск гаризасы белән мөрәҗәгать иткән.
Дөрес, әлегә аларга карар чыгарылмаган. Ә инде хөкемдарларның гадел карар чыгарасына шик юк. Кире очракта, аларның автомобильгә утырып юлга һәр чыгуы фаҗига белән тәмамланыр га мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев