Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Исламда күз тиюләргә ничек карыйлар

Газета укучыларыбызның Ислам баганаларына һәм мөселманнарның яшәеш кагыйдәләренә кагылышлы сорауларына җавап бирүне дәвам итәбез.

 Бүген редакциябезгә телефон аша бирелгәннәрен карыйбыз. Аларга җавапны Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин бирә.

– «Күз тиде» дигән нәрсә бар. Исламда күз тиюләргә ничек карыйлар? Аны юкка чыгара ала торган догалар бармы? Күз тимәсен өчен ниш­ләргә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Күз тиюнең булуы – ул хакыйкать». Бер хәдистә дә: «Аллаһка сыеныгыз, Аллаһтан яклау сорагыз, чөнки күз тию – хакыйкать», – диелә.
Күз тиюдән саклану ысулларын өйрәнергә кирәк. Шуны аңлау шарт: бернинди талисманнар, «әфсен-төфсенннәр» һәм башкалар күз тиюдән коткармаячак. Мондый хорафатлар ширккә (мөшриклеккә) китерергә мөмкин. Сезне укыган догаларыгыз гына яклаячак һәм саклаячак.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз сәхабәләренә күз тиюдән «Аятел-Көрси», «Әл-Фәләк» һәм «Ән-Нас» сүрәләрен укырга киңәш итә. Пәйгамбәр (с.г.в.) янына ике авыру баланы алып килгәч, ул: «Аларга дога укыгыз. Чынлыкта, начар күз генә алдан билгеләнгән булачакны уздыра ала», – ди. Күз тиюдән ышанычлы саклану – ул безгә дин билгеләгәннең барысын да үтәү, ягъни шәригать кушканча яшәү. Берәр җан иясенә яки берәр нәрсәгә сокланып караганда күз тидермәс өчен, Аллаһка мөрәҗәгать сүзләрен, «БәрәкАллаһ» дип әйтергә кирәк («Аллаһ моны мөбарәк итсен!»).

 – Исламда астрология фәненә ничек карыйлар, алар Аллаһ Тәгалә законнарына каршы килмиме?

– Ислам астрономия фәне кысаларында йолдызларны өйрәнүне хуп­лый. Астрологиягә килгәндә, ул фән түгел, чөнки фәнни булмаган ысуллар белән эшли, ерак галактикалардагы билгеле йолдызларның кеше тормышына йогынты ясый алуы турында тикшерелмәгән мәгълүматларга тая­на. Астрологияне яратучылар «космик нурлар» яки «йолдызларның уңай һәм тискәре энергиясе» бар дип раслый. Әмма кеше эшләрендә һәм тормышында уңышсызлык­ларның сәбәпләре нәкъ менә алар дип әйтү көлке булыр иде. Чыннан да, күз алдына китерегез: «космик нурлар» конкрет кешене «эзли», аңа ниндидер зыян китерә, әмма шул ук вакытта тирә-юньдәгеләргә тәэсир итми.
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) 1400 ел элек үк болай дип әйткән: «Йолдызлар буенча күрәзәчелек белән мәгълүмат алган кеше сихерчелекнең бер төре белән шөгыльләнә һәм ул күрәзәлек иткән саен, сихерчелеккә күбрәк чума». Бер хәдистә бу хакта «Сихерчелек – иң зур җиде гөнаһның берсе», – дип аңлатыла.


Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сихерчелек белән шөгыльләнүче дә, аның ярдәмен сорап килүче дә, киләчәкне алдан әйтү белән шөгыльләнүче дә, аның янына йомышы белән килүче дә, начар галәмәтләргә, билгеләргә ышанучы да безнең арабыздан түгел», – дип ассызыклаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев