Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ишегалдына кергән дуңгызлар көтүе хуҗаны талап үтергән

Иркутск өлкәсендә бер ир-атны дуңгыз талаган һәм ул кан югалтудан һәлак булган.

Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

23 июльдә Усольский районының Тельма бистәсендә яшәүче ир-ат хуҗалыгын коткару өчен сәнәк белән коралланырга мәҗбүр булган. Бу көнне мәрхүмнең ишегалдына 30 дуңгыз кереп тулган. Хайваннарның берсе шулкадәр агрессив булган, ул казык тешләре белән ир-атның аягына ябышкан. Ир-атның каны күп аккан, ул ашыгыч ярдәм чакырган,

«Ир-атны коткарып булмады, ул кан югалтудан үлде. Өйдә авыл хуҗалыгы хайваннарын асрау турында законнар үтәлеше тикшерелә», – дигәннәр өлкә прокуратурасында.

Иркутск зоогалереясе директоры Людмила Ивушкина сүзләренчә, «дуңгызлар бик куркыныч хайваннар, алар урамда караусыз йөрергә тиеш түгел».

«Чыннан да алар, дуңгызлар, куркыныч. Урта гасырларда кешеләрне дуңгызлар арасына ташлап җәзалаганнар. Бу хайваннарның казык тешләре бик зур, алар кеше тәнен бик җиңел тешләп ала. Усольедагы ир-ат белән дә шул хәл булгандыр, мөгаен. Бәлки ул артериясен тешләп өзгәндер. Дуңгыз усалланса, кешегә ташлана ала. Ә урмандагы кыргый кабан аюдан да куркынычрак. Дуңгызлар да, этләр кебек үк, бистә һәм авыл урамнарында йөрергә тиеш түгел. Алар абзарда яшәргә һәм кеше биргәнне генә ашарга тиеш», – ди белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев