Ирләр эше
Салкын кыш, беренче чиратта, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен сыный, минемчә.
Эшләрен җиренә җиткереп башкарып кышны тиешле әзерлек белән каршы алсалар, без аларны күрмибез дә, белмибез дә анысы. Һәм, турысын әйтик, тырышлыкларын хупларга вакытыбызны да жәллибез. Ә инде йортыбызда җылылык җитмәсә, яки кайнар сумы, электр утымы өзелсә, яисә бүтән җимереклек килеп чыкса, киресенчә, әлеге коммуналь хезмәт күрсәтү белгечләре игътибарыбыз үзәгендә була.
Халыктан рәхмәт сүзе сирәк ишетелә торган менә шушы хезмәттә утыз елдан артык эшләүче Фәрит Шәйхетдин улы Шакиров белән иркенләп сөйләшергә насыйп булды миңа. Алдан ук кисәтим, җитәкченең матур итеп җиһазландырылган эш бүлмәсендә утырмадык без. Фәрит Шәйхетдин улы мине үзе караган йортларының идән асларында – подвалларында йөртеп чыкты. Һәм шул подвалларның берсендә тукталып гәп кордык. Сүзне күргәнемнән башладым:
– Яшермим, идән асты бүлмәләренә төшкәч һәркайсындагы чисталык һәм тәртип аптырашта да калдырды мине...
– Хезмәтеңә хөрмәт белән кара, дип өйрәтәм мин үземнең кул астында эшләүчеләрне. Чыннан да, җитәкче буларак андагы тәртипкә аерым игътибар итәм. Идән асты – безнең, ягъни коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрнең эш урыны инде ул. Анда чисталык булса, үзеңә үк эшкә килүе күңелле ич.
– Менә шул бүлмәләргә кергәндә сез беренче итеп җылыткыч приборларын тотып-тотып карадыгыз – бусы нигә? Җылыткыч челтәрендәге температураны, һава торышына карап, автоматика үзе көйләп тора дидегез бит...
– Гадәт... Кыш көне бүлмәгә керүгә батарейлардагы җылылыкны тотып белергә өйрәнелгән инде. Һәм, берүк мактана дип уйлый күрмәгез, кайнар су температурасын шактый төгәл чамалыйм мин, автоматика приборы күрсәтүеннән аерылмый диярлек. Тәҗрибә!
– Тәҗрибә димәктән, аны кайда һәм ничек тупладыгыз соң?
Ильяс САЛИХҖАН
Автор фотосы.
Тулы язма газетаның чәршәмбе санында №94.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев