Ирләрнең дә була төрлесе
Шәһәр кызы булсам да, балачагым авылда, дәү әнием янында узды.
Эх, рәхәт вакытлар иде дип, сагынып искә алам. Бер генә көнгә булса да, гамьсез чакларга кайтып килер идем. Бүген инде дәү әнием дә юк, авылга юллар да өзелде...
Язмыш мине күрше районындагы бер авыл егете белән бәйләде. Гыйшык утында янган кызның башы-күзе әйләнгән булды ахрысы, гомерлек юлдашымның тискәре яклары гаилә булып, бер түбә астында яши башлагач кына күренде. Шәһәр үзәгендә бер бүлмәле фатиры бар иде, шунда уртак оябызны кордык. Беренче карашка барысы да әйбәт кебек иде. Кебек кенә булган икән шул.
Балага уздым, күз нурым – кызымны алып кайттым. Баш-аягым белән гаилә мәшәкатьләренә чумдым. Ә ирем үзен яшь егетләр кебек хис итте. Баксаң, хәләл җефетем өйләнгәнче йөреп тә, «гүләйт» итеп тә туймаган икән. Аның өчен эштән соң кичләрен урамга чыгып китү берни түгел иде. Әйтерсең лә шулай тиеш. Таң белән генә кайтып ята да, иртән эшкә чыгып китә. Рәтле-башлы акчасын да күрмәдем. Әти-әнием ярдәме белән баламны үстердем, бакчага бирдем, эшкә чыктым. Менә хәзер үз-үземә аптырыйм да инде: никләр генә түздем икән? Дөресен генә әйткәндә, төнге клубларда, дискотека-кафеларда йөреп туяр, кайчан булса да акыл керер дип өметләндем. Баламны ялгызым үстерәсем, әтисез итәсем килмәде.
«Бу минем фатир, ничек телим, шулай яшим», – дигән сүзләренә күз йома килдем дә, кызым укырга керер вакыт җиткәч, аерылышырга гариза яздым. 40 яшькә җитеп тә, кайбер ирләргә акыл керми икән ул. Бүген исә аннан котылганыма сөенеп туя алмыйм.
Беренче мәлгә авыр булды. Әни янына кайтып сыендым, сөенде дип әйтә алмыйм. Шулай да, ярдәменнән ташламады, кызымны мәктәптән соң каршы алырга, күз-колак булырга булышты. Мин дә югалып калмадым. Шәһәребезнең бер спорт комплексында эшлим. Хезмәт хакым зарланырлык түгел. Әни янында яшәгәндә азрак булса да акча җыйдым һәм ипотекага бер бүлмәле фатир алдым. Бүгенге көндә кызым белән шунда яшибез. Ә ирем бер тамчы да үзгәрмәде, бер хатын белән яши дип беләм. Кыз белән аралашып тора, анда да аның өчен үлеп китми. Авырган чакта дәвалану өчен күп акча кирәк булган иде. Ярдәм итәргә атлыгып тормады. Янәсе, үзең чыгып киттең, хәзер проблемаларны да үзең хәл ит, дигән фикердә булды.
Балалар бакчасына, аннары мәктәпкә йөри башлагач, күп кенә әти-әниләр белән аралашасың бит инде, җыелышларга йөрисең, шунда кайбер әтиләрне күреп, исем китә. Гадәттә әтиләр бик актив булмый, күпләр мәктәпнең ишеге кайсы якка ачылганын да белми. Ә менә кызымның сыйныфташының әтисен күбрәк белгән саен, аңа карата соклану хисем арта бара. Бер генә җыелышны да калдырмый, ата-аналар комитетында эшли, хәленнән килгәнчә ярдәм итә, табигатькә яисә берәр мәдәни чараларга барсак, бөтен гаиләләре белән катнашалар. Балаларына да, хатынына да карата булган ярату, хөрмәт хисе ярылып ята. Аның игътибарлы, гаиләсе өчен өзелеп торуы әллә кайдан күренә. Шундый ирләр дә бар икән дип, гаҗәпкә калам. Хатыны шушы көннәрдә дүртенче баласын алып кайтырга җыена. Ник тапмасын соң? Ышанычлы гаилә башлыгы булганда нәкъ менә шулай яшәргә кирәк тә.
Ә мин исә, ирсез калуыма ияләндем инде, яхшы кешене очратуыма ышанычым бетте. Чөнки бу яшьтә аерылган, яисә гаиләсе була торып та сулга йөрүчеләрне генә очратырга мөмкин. Минем бер тапкыр авызым пеште, хәзер өреп капсам гына. Теләгем бер: һәр кызга гаилә дип өзелеп торган, балаларны яратучы, чын ир-егет насыйп булсын иде.
Ләйсән.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев