Ирләргә акча керсә, әтәч булып кычкыра башлый
Сезгә язарга булдым әле, кызлар, бастырыгыз газетада, яме.
Башкаларга да гыйбрәт булсын! Сүзем кесәсенә акча керә башлаган ирләрнең үзгәрүе турында.
Без өйләнешкәндә иремнең бете дә юк иде. Яратышып кавыштык. Икебез дә гади эштә: ирем заводта машинада, мин шунда бер бүлектә экономист идем. Кем кәгазь, исәп-хисап, склад белән эш итә – барысы да экономист дип санала, зур урында икән дип уйлый күрмәгез. Яши-яши ике балабыз – улыбыз белән кызыбыз туды. Тырыштык инде, ипотекага ике бүлмәле фатир алдык, очын-очка ялгап, барлык кешеләр кебек үк яшәдек.
Бер көнне ирем эштән кайтып, ашап-эчеп алгач, әйдә, сөйләшәсе сүз бар, ди. Мин куркып калдым, әллә нәрсә, берәр хәл булгандыр дип уйладым. Ә аңа гаиләләребез белән аралашып, бер-беребезгә кунакка йөрешкән таныш, хәтта дус дип әйтергә була инде, ир үзенә эш ачарга тәкъдим иткән.
«Күпме була дәүләткә сөрергә, әйдә үзеңә эшлә, ярдәм итәрмен», – дигән.
Бу бит инде бик җитди адым. Нинди дә булса эш башлап җибәрү өчен акча да кирәк бит әле, ә ул бездә юк – ике бала, ипотека... «Кто не рискует, тот не пьет шампанское» дигән гыйбарә белән, рисковать итәргә булдык. Булса – була, булмаса – юк, дип, кыядан сикергәндәй күзләрне йомдык та, кредитка ГАЗель алдык. Ирем бик тырышты, көн-төн чапты машинасына атланып. Шулай тырышмаса бернәрсә дә килеп тә чыкмас иде. Маладистан башка сүз юк бу яктан. Ипотеканы да түләп бетердек, тормышлар алга китте. Тагын ике ГАЗель алдык. Кесәсе калынайган саен, ирем дә үзгәрә барды. Мин-минлеге арту гына түгел, ташып чыкты. Аркылы сүз дә әйтмә моңа, өйдә бер эш тә кушма, балалар да комачауламасын...
Башта һәр тиенне, һәр сумны исәпләп, икәүләшеп язып бара идек, соңрак күпме акча эшләгәнен язу түгел, белгертми дә башлады. Әмма мин бит юләр хатын түгел, чамалыйм керемнәрен дә, чыгымнарын да. Миңа карата мөнәсәбәте үзгәрде. Бер сүзе бар: арыдым... Сирәк-мирәк яратышу эләккәндә дә, «мә, бәйләнмә башка» кебегрәк. Башыма төрле уйлар керсә дә, куарга тырыштым, чынлап та авыр бит юлда йөрүләр, арыйдыр, дидем. Бер көнне кер юганда, куртка кесәсеннән «теге нәрсә» килеп чыкты. Без үзебез аны кулланмыйбыз, таблеткалар эчәм. Йөрәгем дөп-дөп тибә башлады, кулыма тоттым да, карап тик басып торам. Шок булды миңа, билләһи. Шигем булса да, чынлап та миңа хыянәт итәдер дип ышанасым килмәгән иде. Тукта, минәйтәм, дулама Резедә, ул сиңа хәзер мең төрле җавап табачак, башка юл белән ачыкларга кирәк. Шулай үземне кулга алып, берни булмагандай йөрдем ул көнне. Иртәгәсен бер казанда кайный торган гаилә дустыбызның хатыны Гүзәл янына киттем.
Бераз чәй эчеп, сөйләшеп утыргач, турыдан туры: «Гүзәл, әйт әле, минем Илшатның сөяркәсе барын беләсеңме?» – дидем.
Башта күзләремә карап торды да:
– Ачуланма түлке, Резедә, тормышыгызны бозасым килми, шуңа телемне тешләп йөрдем дә сиңа белгертмичә. Аларның компаниясендәге ирләрнең барысының да бар, бер синекендә генә түгел, минем Ринатның да бар. Күптән беләм, түзәм. Кая барыйм, кемгә кирәгем бар минем дә ике бала белән. Алар шулай мунчаларга йөриләр, табигатьтә ял итәләр, дуңгызлар! – диде ул, мине шаккатырып. – Шулай үзләрен крутой дип уйлыйлар инде, хәчтерүшләр! Имеш боларның шулай ял итәргә чамалары бар, хәлләреннән килә! Ирләр шундый кабәхәтләр, кесәләренә бераз акча керә башласа, күзләре мутлана, яшь кызлар карый башлый, теге шалаваларына да шундыйлар кирәк, гаиләлеләр. Аларның кияүгә чыгасылары килми, шулай рәхәт кенә, бәйрәм итеп кенә яшиселәре килә. Так что, подруга, әлегә шулай түзеп яшәргә инде. Дәртләре кимегәч, барыбер безнең янга кайта алар.
Мин Гүзәл яныннан чыгып, өемә чак кайтып җиттем. Нервыма чыдаша алмыйча, калтырата башлады. Әле ярый ирем кайтып җитмәгән, ә балалар бүлмәләрендә дәрес әзерлиләр иде. Эштә дә кәефемне тиз сизеп алдылар. Авырыбрак торам әле че-то, дип котылдым.
Нишлим икән: аерылыйммы, әллә Гүзәл кебек шулай яшимме? Тик миндә аңардагы сабырлык юк шул. Дөньяның астын-өскә әйләндерерлек итеп иремнең денен аласы килә! Киңәш бирүче булыр, бәлки. Әлегә берни булмагандай яшәп ятыш, әмма иремә мөнәсәбәтем элеккечә түгел инде: ишек төбеннән пәп итеп каршы кочып ятмыйм, ашаганда каршында елмаеп утырмыйм һ.б....
Бу ирләргә матур гына яшәргә ни җитми икән? Авыр чакта хатын кирәк, хатын терәк. Ә акчалары була башлагач, бер җирләре әтәч булып кычкыра башлый. Кикриген тиз шиңдерү ысуллары да бар инде дә, никадәр генә ачулы булсам да, жәллим, үз ирем, балаларның әтисе бит. Кызлар, уяу булыгыз, ирләрегезне «саварга» әзер чәчбикәләр хәзер бик күп!
Сәлам юллап, Яшел Үзәннән Резедә дип укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев