Ирем ташлады... беләсезме нәрсә өчен?
Кызлар, сезгә эчемне бушатырга булдым.
Матур итеп хатлар бастырасыз, минекен дә язып чыгарыгыз әле, яме. Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз, дия иде дәү әнием, үз иремә шаккатудан әйтәм инде.
Беләсезме нәрсә, иремә караганда акчаны күбрәк эшли башлаган идем, ачуы килде дә, гаиләбездән китте. Әле дә «в шоке» яшим, билләһи! Шатлан да яшә генә инде, әйеме? Юк, кытыгына тиде тегенең.
Без дә башка гадәти гаиләләрдәге ир белән хатын кебек яшәдек: әрләштек тә, дуслаштык та – әмма безгә бергә рәхәт иде. Мин өч ел заводта эшләдем,
аннары тормышымны үзгәртергә булдым, чөнки көн саен аска төшеп, проходнойлардан узып эшләүләр минеке түгел, ничектер буа иде мине ул режим.
Яшүсмер чагымда сәнгать мәктәбен тәмамладым, аннары биш ел архитектура һәм дизайн буенча югары белем алдым. Тик диплом буенча бездә эш табуы авыр, шуңа заводка урнашкан идем. Минем өйдә утырып, төрле материаллардан (киптерелгән чәчәкләр, балык кылчыклары, симәнке-чикләвек кабыклары һ.б.) һәм шулай ук буяулардан да кар-
тиналар ясавымны ирем хуплады, иҗат җимешләремә сокланды (алар чынлап та искиткеч матур!). Ә аны иң шатландырганы – гаиләне берүзе
тәэмин итүе иде. Горурланып эшкә йөрде. Мин дә эшләнмәләремне социаль челтәрләр аша бик югары бәядән сатуга куя башладым. Әйе, үз хезмәтемне очсыз дип санамыйм. Башта бер-ике әйберемне алдылар, унбиш мең эшләдем һәм аңа да бик шатландым! Аннары аена әле йөз мең, әле кимрәк, әле күбрәк чыга башлады. Хәтта ике йөз меңлек сатканым да булды. Менә шуннан башланды…
Ирем минем белән рәтләп сөйләшмәс булды. Ә бер көнне бөтенләй тузынды һәм картиналарны ясап сатудан туктавымны таләп итте. Мин сезне үзем тәэмин итәм, диде. Тик аның хезмәт хакы минем керемнәрдән бик күпкә ким. Гаиләбездә уртак бюджет бит инде, шатлан гына! Юк! Гел әрләшә, юк нәрсәгә дә үпкәли бу. Инде мин нишләргә белмәгәч, тәкъдим керттем: мин эшләгән акчага кагылмыйча, балаларның укуларына җыеп барырга. Аңа да ризалашмады. Минем дә шундый акча китерә торган яраткан шөгылемне ташлыйсым килми.
Бер көнне инде бөтенләй котырды, өстәлгә йодрыгы белән кундырып, йә син картиналарыңны сатудан туктыйсың, йә мин китәм, диде. Мин дәшмәдем. Ә ул әйберләрен җыйды да, чыгып китте. Ышанасызмы – юкмы, аерылыштык! Ул гариза язды. Узган көздән бирле ике балалы гаиләбез әтисез яши. Һәм бик әйбәт, Аллаһка шөкер! Керемнәремне ай саен өч тигез өлешкә бүләм: кызыма, улыма һәм үземә. Андый эгоист ир белән очын-очка ялгап, аның капризларын көйләп яшәгәнче, ялгызым балаларымның киләчәген тәэмин итәм мин лучше.
Әмма ирләргә шаккаттым түлке, шундый аңсызлары да бар икән, яши-яши күрәсең икән... Үзләренә хөрмәтне бетерәләр дә, без ирләрне санламыйлар, дип, зарланалар аннары. Менә шундый хәлләр, җәмәгать!
Хатын-кызларны аңлап булмый, диләр. Ә ирләрне аңлап буламы?!
Сәлам белән, Алинә.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев