Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ирем белән аерылышу чигендә, нишләргә миңа киңәш бирегез

Бу хатымны газетага да юктан гына юлламадым, төпле киңәш бирүчеләр булмасмы икән, дигән өметтә калам.

«Мин синең белән аерылышам!» - дигән җөмлә безнең яшь гаиләдә башта бик куркыныч нәрсә, соңгы чик, янау кебек яңгырый иде, тора-бара гадәтигә әйләнде.

Теге малай һәм бүреләр турындагы гыйбарәне хәтерлисездер: малай башта ялганлап бүреләр белән куркыта, аннары чынлап та ерткычлар килгәч аңа беркем дә ышанмый һәм ярдәмгә килми. Аерылышу турындагы сүзләр белән дә шулай, иртәме-соңмы, алар җитди кабул ителми башлый. Мин бу сүләрне иремә беренче тапкыр йөклелекнең беренче айларында кычкырдым. Юк кына нәрсә өчен. Ирем шунда ук гафу үтенергә, мине җайларга тотынды. Мин мораль канәгатьләнү алып, кичердем.

Ә хәзер без чынлап та аерылышу чигендә, кыл өстендә. «Бытовуха», аңлашмау, һәм фикерләребез, карашларыбыз төрле булу аркасында әйткәләшүләребез зур әрләшүләргә барып җитте.

Соңгы ызгышудан соң иң кирәкле әйберләремне төйнәп, бер яшьлек кызымны алып, иптәш кызым янына чыгып киттем. Ә ул нәрсәме? Ә ул минем калган әйберләремне җыеп тутырып, ишек йозагын алыштырып куйды... Ике атнадан соң кире кайткач, минем инде өем булмавын аңладым һәм арендалау өчен фатир эзләргә чыгып киттем.

Әрләшүебез дә юк кына нәрсә өчен килеп чыкты, әмма бер-беребезгә әйтмәгән сүз калмады – алардан соң бергә яшәүне күз алдына китерү кыен. Йозак алыштыру – соңгы тамчы булды. Хәзер кызым белән кеше фатирында акча түләп торабыз. Берничек тә аерылышу документлар тапшырырга кыймыйм. Социаль челтәрләрдә иремнең уртак «подружкалар» белән күңел ачуын күзәтәм. Аларны туган көннәре белән котлый, виртуаль чәчәк букетлары бүләк итә. Ә шул вакытта мин коммуналь түләүләр өчен соңгы акчаларымны кесә-сумка төпләреннән кырып-себереп җыям.

Без аның белән бергә дүрт ел, икесе – ир белән хатын буларак. Балабызга яшь ярым. Соңгы ярты елда ирем белән күршеләр кебек кенә яшәдек. Иртән без әле тормаганда эшкә китә, без йоклаганда, соңгына кайта. Бергә бернинди бәйрәм, бернинди яллар үткәргән юк. Андый гаилә кемгә кирәк? Һәрьяклап, гаиләне саклап калырга кирәк, диләр. Кемгә кирәк? Нәрсәне сакларга? Нәрсә өчен?

Болай хет бала әтисен атнага бер булса да күрәчәк һәм әти-әнисенең әрләшүләрен ишетмәячәк. Мин хәтта нәрсә хис итүемне дә аңлап бетерә алмыйм әле: әллә моңсулык, әллә шатлык, әллә җиңеллек. Вакыт кирәк аңларга. Бәлки, вакыт узгач тәгаен билгеле булыр: кабат кавышып караргамы, яңа баштан башларгамы яки мөнәсәбәтләребезгә зур нокта куяргамы?  Бу хатымны газетага да юктан гына юлламадым, төпле киңәш бирүчеләр булмасмы икән, дигән өметтә калам.

Рәзинә Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев