Ир-ат үги улын ашарга сораганы өчен чүкеч белән кыйнаган
Осиново бистәсендә җанөшеткеч вакыйга була. Шикләнелүче ир-ат фатирда бикләнгән һәм хакимият вәкилләренә дә, журналистларга да ишекне ачмый.
Хокук саклаучылар фикере буенча, үги әтисе кулыннан кечкенә малай чак кына үлми кала. Бала хастаханәдә аңына килгәч, әнисенең ире тарафыннан чүкеч белән кыйналуы һәм, әгәр алынган җәрәхәтләр турында кемгә дә булса дөресен сөйләсә, үги әтисенең үтерү белән янавын сөйли. Малайның әнисе исә, улының балалар мәйданчыгындагы таудан ялгыш егылып төшкәнлеге турында белдерә.
Бу гаиләнең күршеләре әйтүенчә, алар фатирларыннан сирәк чыгып йөргәннәр һәм беркемне дә кертмәгәннәр. Бу гаиләдә барлыгы алты бала исәпләнә икән. Аларның дүртесе ир белән хатынның уртак сабыйлары. Тиздән тагын бер бала туачак, ди.
"Беренчел мәгълүматлар буенча, күп балалы гаиләдән булган малай үз әтисе тарафыннан һәрдаим кыйналуга дучар булган", - дип сөйләде Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая. Ул өстәп әйткәнчә, ведомство опека һәм попечительлек органнарына баланы гаиләдән алырга һәм "ата-ана"дип аталган кешеләрне ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә күрсәтмә биргән.
Тикшерү органнары ачыклаганча, кыйналу ноябрь ахырында булган. Нәкъ шул вакытта имгәнгән малайны хастаханәгә китергәннәр. Бу вакыт эчендә бала алган җәрәхәтләрдән терелә, тернәкләнә башлый.
Әни кешенең улының балалар мәйданчыгында имгәнгән дип баруына карамастан, аның сүзләре баштан ук шик тудырды.Хәзер бу эш буенча Таудан шуып төшү өчен бу - артык җитди имгәнүләр. Хәзер бу эш буенча тиешле органнар контрольлек итә.
Хокук саклау органнары малайның гаиләгә кайтуына юл куймаска ниятли. Tatarstan24.tv. чыганагыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев