Иптәш нәчәлник
Шулай, кафеда эш буенча берәүне көтеп утырам. Янәшәдәге өстәлдә ир-егетләр рәхәтләнеп сөйләшә, фикер алыша.
Юк, кызмача түгел, ап-аек, чиста-матур киенгәннәр. Тыңламыйм дисәң дә, сүзләре ап-ачык булып ишетелә бит боларның...
Кызып-кызып нәчәл ник ләр, җитәкчеләр турында сөйләшәләр! Иии, бу бит иң шәп, иң актуаль тема! Җитмәсә, саф татар телендә гәп ләшәләр! Тетмәләрен тетәләр мескеннәрнең! Теге ләрнең гөнаһлары шулай кимесә генә инде...
Берсе болай дип сүз башлый: «Иии, безнеке көне-төне совещание үткәрергә ярата. Һаман бер балык башы, сүз боткасы. Ничек туймыйдыр! Эшләргә дә кирәк, аның тузга язмаган сүзләрен тыңларга да...»
Аны бүлдерә-бүлдерә икенчесе сүз ала: «Сезнеке – ерунда! Менә безгә әллә кемнең малаен китереп куйдылар! Арпаны бодайдан да аера белми, но командовать итәргә ярата! Иртән йокысын туйдырып кәттә машинада эшкә килә дә, кулын кесәсенә тыгып эшләргә комачаулап йөри. Вакыт-вакыт эшкә кагылышлы бер-ике сүз әйтеп куя. Анысыннан да көлми көчкә түзәбез, шыр надан! Безнең бабай: «Дөнья күрмәгән балалар, сарыктан да хуже алар», – дия иде, бу нәкъ шул менә! Белми, белергә дә теләми, үзен әллә кемгә куеп борын чөеп йөри бирә!»
«Җегетләр, боларына түзәр гә була! Менә безнеке бәйдән ычкынган эт төс ле инде менә. Авызында бер җүнле сүзе юк. Бигрәк тә кар шы сүз әйтмәгән кешегә эләгә. Идән юучы, ише галды себерүче һәм башка хуҗалык эшләрен башкаручылар мо ның өчен бөҗәк кебек кенә. Кара ботинкасы бе лән изеп-тап тап китәр иде, билләһи! Күпме эшләп аның авызыннан: «Егетләр, апалар, сез булдырасыз! Рәхмәт сезгә!» – дигән сүз ишеткәнем юк минем», – ди өченчесе...
«Безнекенең дөньясы тү гәрәк... Ишегалдындагы карына кадәр хезмәткәрләр көри. Балаларын бакчага, мәктәпкә, хатынын кибеткә, чәч ясатырга машина йөртүчесе алып бара, алып кайта. Ул ничек түзәдер! Нәчәлникне бетмәс-төкәнмәс «гүләй»ләргә дә йөртә, төне буе көтә, таң алдыннан кайта бит ул!», – дип аты-юлы белән сүгенә дүртенчесе.
Бишенчесе: «Безнеке ата карак! Бөтен эштәге әйберне өенә ташып бетерде инде, эшләргә дә әйбер калмады», – дип зарлана. «Нәфесле, зараза! Ул бочка-бочка буяулар, инструмент-кораллар белән нишлидер?! Сатамы икән ул аларны?!», – дип башын кашып өстәп куя...
«Аның каравы безнекенә бер ни кирәкми. Көчкә сөйрә леп эшкә килә. Көчкә вакыт уздыра. Көчкә кайтып китә. Ник кырык эше кырык җирдә кырылып ятмый шунда. Зарплата киләме? Килә! Эш көне үтәме? Үтә! Бөтен эшен «замы» алып бара, өшерелми. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын».
«Безнең нәчәлникнең эше каты: эш күрсәткән булып, тик фотога төшеп йөри шунда. Имеш, бу бик каты эшли, тегендә бара, монда бара. Иртән килеп күренеп ала да юк була, эштән кайтыр вакыт җиткәч, килеп төшә... Иии «важный» кыяфәт белән эш башлый: шалтырата, бүлмәсенә чакыра, кыскасы, «ценный указаниеләр» бирә. Мескен хатын-кыз хезмәткәр ничек өемә кайтып җитим дә, ашарга нәрсә пешерим дип, мең төрле уй уйлап кыптырдап каршында басып торганда, ул тегене сорый, моны белешә... Үзе бик тыныч, чөнки көне буе өйдә үз эшләре белән шөгыльләнде, йоклап алды, хәтта ашарга да пешерде бит! Әле гадәт буенча ашарга пешерүен социаль челтәргә дә куеп харап була язды! Ярый, исенә килеп, тиз генә алып атарга өлгерде. Эштә булырга тиешле нәчәлник ләбаса ул! Менә шулай кеше арып эштән кайтканда эшли башлый, ял көннәрендә шалтыратып аптыратучы, эш күр сәтә торганнары да бар әле аның, җәмәгать!» – дип сүзен тәмамлады чираттагы хезмәткәр...
«Менә безнеке шәп ичма сам! Көн дә бәйрәм, көн дә туй! Бил геле, үз акчасына тү гел инде! Бөтен вак-төяк бәйрәмне дә зурлап уздыра: тамадалар, җырчылар, биючеләр чакыра. Табын артында без дисезме?! Кәкүй! Төрле оешма җитәкчеләре, әшнәләре. Эчәләр, җырлыйлар, бииләр, кайвакыт көрәшеп тә алалар. Каруче, күңелле...» – дип тәмамлый сүзен теге. «Ялганламыйм инде, без бит шунда принеси-подай булып йөрүчеләр, оештыручы-җыештыручылар, дигәндәй»...
Шулай рәхәтләнеп күңел ләрен бушатты болар. «От души» сөйләделәр, бер-берсен бүлдермичә тыңладылар. Үзләренчә бер психологик бушану булды инде бу...
Вәйт, мәйтәм, «шәп» җи тәкчеләр бар икән дөньяларда! Аллаһка шөкер, минеке бу «вариантларның» берсенә дә туры килми икән бит! Та ләпчән дә, кешелекле дә. Җай белән генә таләп тә итә, эшләтә дә, аталарча мактап та куя, киңәш тә бирә. Авыр хәлдә калган хезмәткәрләрнең хәлен белергә дә, булышырга да өлгерә. Эчми-тарт мый, «гүләй»ләр дә оештыр мый, тегендә-монда да йөр ми. Очраш канда гади хезмәт кәрләрнең дә иңеннән кочып ала, шаярта... Кыскасы, мондый җитәкчеләр, гомумән, юк, ахрысы! «Кызыл китап»ка кертерлек, билләһи!
Шулай итеп, бу кафедан тегеләрне бик каты кызганып, үзем һәм хезмәттәшләрем өчен бик сөенеп, җитәкчеләргә гаделлек теләп чыгып киттем мин. Ул гына да түгел, үзем җитәкче буларак, сабак, дәрес тә алдым әле...
Җәмәгать, ә сез нинди җитәкче?! Алда санап үтел гән, тегеләр тасвирлаган җи тәкченең кайсысы сезгә охшаган? Үзегезне таныдыгызмы, җәмәгать? Танысагыз, бераз булса да, яхшы якка үзгәрергә тырышыгыз, яме.
Мәхшәр мәйданында Аллаһ ның рәхмәт күләгәсенә кемнәр керә? Анда халык чыдамаслык кызу астында басып торачак. Андый эссене беребезнең дә күргәне юк әле. Шунда бердәнбер күләгә чыгар. Ул – Аллаһның рәхмәт күләгәсе. Бу күләгә астына җиде төрле кешеләр керер. Шуларның берсе – гадел җитәкчеләр…
Гадел җитәкчеләр булыйк! Таләпчән, шул ук вакытта, кешелекле җитәкчеләр булыйк. Кәеф булмаса да, авыр сүз әйтеп хезмәткәрләрне, хезмәттәшләрне рәнҗетмик. Кеше булыйк...
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина). Осиново
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев