Ипотека алу җиңеләя – март аенда тагын нинди үзгәрешләр көтелә?
Язның беренче ае бакчачыларга да, йорт салырга җыенучыларга да яңалык алып килә. Бу атнада телефон мошенниклары тозагына эләгүдән сакларга тиешле закон да үз көченә керәчәк.
Хәрби пенсияләр арта
1 марттан хәрбиләрнең пенсияләре гамәлдәге инфляция күрсәткеченә (9,5 процент) тиңләштереп индексацияләнәчәк. Моңа кадәр әлеге төр түләүне 2024 елның 1 октябреннән 5,1 процентка арттырганнар иде. 1 марттан хәрби пенсионерларга яңа коэффициентны исәпкә алган пенсия киләчәк. Бу елның гыйнвар, февраль айлары өчен өстәмә түләүне дә март пенсиясе белән бергә бирәчәкләр. Индексацияләгәннән соң, хәрби пенсиянең уртача күләме 43 мең сумга җитәчәк.
Бакчачыларга өч ел бирелә
Марттан үз көченә керәчәк закон нигезендә, хуҗалары җир кишәрлекләрен өч ел эчендә кулланырга яраклы хәлгә китерергә тиеш булачак. Яңалык торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан һәм өч ел буе тик яткан, ягъни үзләштерелмәгән җир кишәрлекләре турында бара. «Әгәр җир 2025 елның 1 мартына кадәр сатып алынган булса, исәп әнә шул көннән башланачак, соңрак алынса, килешү төзегән көннән өч ел саныйсы, – дип ачыклык кертте Росреестрның Татарстан буенча идарәсе бүлек башлыгы Илсур Кәримов. – Бу – иң беренче чиратта, соңгы өч елда җирне үзләштерүгә бәйле бернинди дә эш башкарылмаган, чүп үлән һәм бакча эшләренә кагылышы булмаган чүп-чар баскан җир кишәрлекләренә кагыла. Биредәге ярым җимерек корылмалар да, мәсәлән, түбәсе яки тәрәзә пыялалары булмаган йорт, җир кишәрлегенең тик яту билгесе булып санала». Гражданлык кодексы нигезендә мондый ташландык кишәрлекләрне тартып алырга да мөмкиннәр.
Эш беткәнне көтәсе
1 марттан шәһәр читендә подряд килешүе нигезендә йорт төзегәндә эскроу счетлар гамәлгә керәчәк. Ачыклык кертик: моңа кадәр аерым бер оешма тарафыннан шәһәр читендә тулы бер бистә төзелгән очракта, эш эскроу счет аша алып барылды. Ягъни эшне башкаручы аерым бер счетта саклана торган акчаны төзелеш тәмамланганнан соң гына алды. Хәзер исә шәхси җир кишәрлегендә подрядчы ярдәмендә йорт төзегәндә дә, шундый ук тәртип гамәлдә булачак. Дөрес, бу – ташламалы ипотека программаларыннан һәм ана капиталыннан файдаланучылар өчен генә мәҗбүри булачак. Калган очракларда төзелеш якларның үзара килешүе нигезендә башкарылачак.
Ипотека алу җиңеләя
2025 елның мартыннан Үзәк банк кайбер ипотека кредитлары буенча хәвеф-хәтәр коэффициентларына өстәмәләрне киметәчәк. Сүз 20–30 процент күләмендә беренчел кертем белән яңа торакка алган, бурыч йөкләмәсе 70 проценттан да кимрәк булган ипотека кредиты турында бара, дип аңлаткан «ДОМ.РФ». Ягъни банклар кредит рәсмиләштергәндә моңа азрак капитал тотачак. Димәк, ипотека программасына карата кызыксыну артачак, дип фаразлаганнар.
Чикләрне алдан билгелисе
Март аеннан Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) җир кишәрлеге чикләренең кайдан узуы турында мәгълүмат булмаган очракта, мондый җир кишәрлекләре буенча килешүләр теркәлмәячәк. Шулай ук, әлеге кишәрлектә урнашкан бина, корылма яки төзелеп бетмәгән корылмага хокукны да рәсмиләштереп булмаячак. Росреестрда билгеләп үтүләренчә, яңа нигезләмәләр җир кишәрлеге категориясе һәм аны файдалануның рөхсәт ителгән төренә карамастан, һәркемгә берүк дәрәҗәдә кагылачак. Кишәрлек чикләре турындагы мәгълүматны ЕГРН аша яки Росреестрның гамәви кадастр картасыннан (ул гомуми кулланылышта һәм бушлай) белешергә мөмкин. Чикләр билгеләнмәгән булса, кадастр инженеры ярдәмендә моны эшләргә һәм тиешле мәгълүматны Күпфункцияле үзәк аша теркәргә кирәк булачак.
Төзелешне теркәргә кирәк
Төзелеп беткән йортны да тиз арада теркәргә кирәк булачак. Марттан әнә шундый эчтәлектәге закон үз көченә керәчәк. Моңа кадәр бина һәм корылмаларны кадастр исәбенә кую һәм аңа милек хокукын теркәү мәҗбүри түгел иде. Росреестр мәгълүматларына караганда, бүген һәр төбәктә 1 меңнән алып 5 меңгә кадәр теркәлмәгән шәхси торак йорт бар. «Алга таба «төзедең – теркә» тәртибе гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә яңа бина һәм корылмаларны рәсмиләштергәннән соң гына файдаланырга мөмкин булачак», – дип аңлаткан Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский.
Кредитка чик куялар
1 марттан кредит алуга үз-үзеңә тыю салу гамәлгә керә. Чикне үзең файдаланган банкка гына түгел, ә берьюлы бөтен банкларга һәм микрофинанс оешмаларына да куярга мөмкин. Кирәк тапсаң, әлбәттә. Онлайн гаризалардан тыш, мошенниклар гадәттә читтән торып алдый, банкка шәхсән барып язган килешүләргә дә чик салып булачак. Март аеннан бу хактагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәячәкләр. 2025 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча мондый мөмкинлек Күпфункцияле үзәкләрдә дә барлыкка киләчәк дип көтелә. Чикләү бушлай куела. Мәгълүмат Кредит тарихлары бюросына тапшырылачак һәм кеше үзе киләчәктә әлеге тыюдан баш тарткан очракта, ул кредит рәсмиләштерүгә берничек тә комачау итмәячәк, дип тә аңлатканнар. Кредит алуга үз-үзеңә тыю салу ипотека, автокредит, уку өчен кредит алу кебек түләүләргә кагылмый.
«Энергетик»лар сатмаячаклар
1 марттан балигъ булмаганнарга энергетик эчемлекләр һәм көнкүреш кабызгычлары сатуны тыю турындагы закон үз көченә керә. Сатып алучының яше шик тудырган очракта, балигъ булуыңны раслап, тиешле документ күрсәтергә кирәк булачак. Юк икән, сатучы товарны сатып җибәрүдән баш тартырга хокуклы.
Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев