Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Инвестиция корбаннары арта

Мошенниклар халыкны алдауның төрле юлларын эзләп таба. Соңгы вакытта акча инвестицияләүне еш куллана башлаганнар. Ышанучылары да табыла шул. Андый вакытларда, нишләптер, бушлай сыр ның тәбәдә генә булуы онытыла.

Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, бер атна эчендә биш кеше шундый тозакка эләгеп, барлыгы 400 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Ялганчылар төрле сайтлар аша эш итә.
Мәсәлән, 63 яшьлек яшел үзәнле акча инвестицияләүгә 12 мең сумын биргән һәм шуның белән шул, керткән акчасы гына табыш китермәгән. Василье вода яшәүче 45 яшьлек ир-ат 265 мең сум акчасын шундый юл белән югалткан. 36 яшьлек хатын-кыз инвестиция кертеп табыш алам дип, 20 мең сум акчасын ялганчылар кесәсенә салган.
Аферистлар еш кына «Газпром» исеменнән дә ялганларга ярата. Күпләргә бу исем бик мог җизалы рәвештә тәэсир итә. Нәтиҗәсе билгеле инде, күпме суммалар юк була. 69 яшьлек ир-ат шул исем астында инвес тицияләүдән файда алу өчен 80 мең сумга якын акчасыннан язган, 69 яшьлек хатын-кыз – 19 меңеннән. Инвестиция корбаннарына полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә генә калган.
Шикле сайтлар аша бигесез затлар белән элемтәгә керү һәм аларның кеше ышанмаслык тәкъдименә ризалашудан сак булырга кирәк тә бит. Җиде кат уйлап эш итик. Бигрәк тә акча мәсьәләсендә. Интернет мошенникларын тоту бик авыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев