Инвалидлар өчен Корбан ашы
Бу чәршәмбе көнне 26 августта 12.30 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Яшел Үзәннең начар ишетүчеләр җәмгыятеннән инвалидлар өчен бәйрәм өстәле оештырыла.
Җәмгыять рәисе Мария Анатольевна һәм 30 инвалид булачак. Корбан ашы бу җәмгыять өчен ел саен үткәрелә.
Кунакларны мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин каршы алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев