Инвалид һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карауда үзгәрешләр кертелде
Быелдан башлап I төркем инвалидларны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны караучы хезмәткә яраклы гражданнарга айлык түләүләр башка бирелми.
Әлеге төр түләү автомат рәвештә I төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең пенсияләренә өстәмә рәвештә билгеләнә.
Шул ук вакытта аларны караган чор, элеккеге кебек үк, караучы гражданнарның иминият стажында исәпкә алына. Тулы бер ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә (ИПК).
«Түләүләрнең яңа механизмы татарстанлылар өчен әлеге хезмәттән файдалану процессын гадиләштерде. Хәзер ул автомат режимда гариза кабул итмичә генә билгеләнә. Өстәвенә, ул ел саен пенсия белән бергә индексацияләнәчәк», – дип билгеләде Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль фонд тарафыннан 2024 елда әлеге категориягә керүчеләрне караган гражданнарның шәхси счетларында карау чорлары автомат рәвештә исәпкә алынды. Моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итү таләп ителми. Тәрбия 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган очракта, хезмәткә сәләтле гражданга әлеге чорны шәхси исәп-хисап счетында исәпкә алу өчен гариза бирергә кирәк.
Әгәр караучы һәм тәрбиягә мохтаҗ кеше аерым яшәсә, соңгыларыннан яисә аларның законлы вәкилләреннән язма раслама таләп ителә. Документта карау чыннан да башкарылганы расланырга һәм хезмәт күрсәтү чоры күрсәтелгән булырга тиеш. Әлеге фактның дөреслеген шулай ук гаилә әгъзалары да дәлилли алачак. Бәхәсле очракларда хезмәт күрсәтү шартларын ачыклау өчен, Социаль фонд тикшерү акты уздырырга мөмкин.
«Мин 85 яшьлек әнине карыйм. Элек караучыны алмаштырган очракта һәрвакыт гариза бирергә туры килә иде. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә әлеге процесс күпкә җиңеләйде. Әнине пенсиягә өстәмә сумма кушылу сөендерсә, мин стажым артканга куанам», – дип өстәде, Социаль фонд хезмәтләреннән файдаланучы Галия Әхмәтова.
Белергә кирәк
Актуаль яңалыклар белән ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрдә танышырга була. Шулай ук дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 08.00 – 17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне иртәнге 8дән 15.45кә кадәр Социаль фондның бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация бирелә: 8-800-1-00000-1.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев