Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет аша җайлы, әмма җаваплы

Интернет кибетләр елдан-ел популярлаша. Шул ук вакытта бу өлкәдә кулланучылар хокуклары бозылу очраклары да еш күзәтелә.

Без шуңа кагылышлы берничә сорауны Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләренә бирдек. Бу үзенә күрә ликбез булачак. Чөнки әлеге проблемалар белән һәрберебезнең очрашуы бар.

– Кәкре каенга терәтмәсеннәр өчен нишләргә?
– Интернет кибетләрдә сатучы белән сатып алучы арасындагы мөнәсәбәтләр Россиянең «Кулланучылар хокуклары турында»гы законында һәм Россия Президентының дистанцион рәвештә товар саткандагы кагыйдәләр турындагы нигезләмәсендә әйтелгән. Закон нигезендә, Интернет кибеттәге сатучы товарның кайда, кем тарафыннан җитештерелгәне турында мәгълүмат җиткерергә тиеш, шулай ук товарның бәясе, кулланучыга күпме вакыт эчендә килеп җитәчәге, куллану вакыты, түләү ысуллары турында әйтергә бурычлы.

– Чек булмаса нишләргә?
– Интернет аша товар сатып алганда, акчаны берничә юл белән түләргә була: турыдан-туры акчалата, банк картасы аша, электрон ысул белән яки товар килгәч, поч та аша түләү, товарны курьер китерсә, аңа түләргә мөмкин. Интернет-сайт аша банк картасы белән түләгәндә, чек сатып алучыга электрон формада җибәрелә. Чектан тыш акча күчерелү турындагы смс-хәбәр, электрон почтага килгән мәгъ лүматлар да товар сатып алганны раслый.

– Интернет аша алынган товарны ничек кайтарырга?
– Әгәр дә заказны рәсми ләштерсәгез, әмма товарны алмаска уйласагыз, килеп өлгергәнче, аннан теләсә кайсы вакытта баш тартырга була. Дистанцион юл белән алынган товарда кимчелекләр ачыкланса, аны кабул итеп алганчы, 7 көн эчендә кире кайтарырга мөмкин. Бу хакта товар килгәндә бирелә торган язмача белешмәдә дә искәртелгән булырга тиеш. Мондый мәгълүмат юк икән, димәк, товарны өч ай эчендә кайтарырга була. Мәсәлән, җәй көне – 1 августта көзге куртка алдыгыз, ди. Сентябрьгә кадәр аны кимәдегез, 15 октябрьдә кияр көн җиткәч, аның ярамавын белдегез. Әгәр дә сатучы товарны алыштыру вакытын язмача күрсәтмәгән икән, куртканы кайтара аласыз.

– Кире кайтарганда чыгымнарны кем түли?
– Әгәр товар сыйфатсыз икән, бу очракта чыгымнарны сатучы күтәрә. Ул товарның килешү буенча түләнгән суммасын, ун көннән дә соңга калмыйча, кулланучыга кайтарырга бурычлы. Әгәр размеры туры килмәсә, ошамаса, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 26.1нче маддәсе буенча, товарны кайтарган өчен тотылган акчаны сатып алучы түли.

– Акча түләп алган товар килмәсә?
– Әгәр дә товар тиешле вакытка килмәгән икән, кулланучы бу хакта интернет-кибеткә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мондый очракта, гадәттә, товарны алудан баш тарталар, акчаны кайтаруны сорыйлар. Әгәр аның өчен акчаны кайтарыр га теләмиләр икән, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Интернет аша товар алу тиз, җайлы, ләкин шул ук вакытта күрмичә алу бик җавап лы икәнен дә онытмас ка иде. Интернет-кибеттән товар сатып алганда 5 киңәш

  1. Бу кибет турында фикерләрне укыгыз. Әлеге сайтта кире элемтә, контактлар, товарны алу, акча түләү ысуллары турында мәгълүмат булырга тиеш. «Контакты» бүлегендә, кибет исеменнән тыш, адресының да күрсәтелгән булуы мөһим.
  2. Товарны кире кайтару шартларын өйрәнегез.
  3. Электрон чекны алырга онытмагыз.
  4. Товарны курьер китергән икән, аның сыйфатын җентекләп тикшерегез, товарны курьерга кире кайтарырга була.
  5. Алкоголь продукциясен, кайбер төр даруларны Интернет аша сату тыела.Истә тот!

Дистанцион юл белән товар алганда, кулланучы әйберне каталог, буклет, сүрәтләр аша гына сайлый. Интернет-кибетләрнең барысы да юридик адресын күрсәтми. Шуңа да хокук бозу килеп чыккан очракта, кулланучыны яклау кыенлаша. Товарны сатып алганчы, кибетнең сайтын җентекләп тикшерегез. Еш кына нәкъ шундый сайт булдыручы мошенниклар бар. Электрон адреска соm урынына алдакчы оешмалар net яки .org доменын өсти. Шулай ук адреска артык хәрефләр язарга мөмкиннәр. Мондый сайтларда товар бәясенең дә күпкә арзан булуы шикләндерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев