Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Интернет аша алдаулар кимеми

Мошенниклыкны профилактикалау мәсьәләләре турында полиция хезмәткәрләре һәм Иҗтимагый совет әгъзалары фикер алышты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегендә алдакчылыкны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган Иҗтимагый совет утырышы узды.

 

Утырышта бүлек начальнигы полиция полковнигы Айрат Ханбиков катнашты. Чара барышында җәмәгатьчеләр белән кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәрен кулланып кылынган җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Айрат Ханбиков әлеге категория җинаятьләр буенча күрсәткечләрне киметү өчен нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде.

 

Мондый җинаятьләрдә төрле яшьтәге һәм социаль төркемдәге кешеләр зыян күрә. Профилактик эш административ участокларда УУП көче белән башкарыла, хезмәткәрләр халыкка алдакчылардан ничек сакланырга, караклыкның киң таралган ысуллары һәм җинаятьчеләр белән мөмкин булган контактта гамәлләр алгоритмы турында мәгълүматны җиткерәләр, ләкин профилактик эш алып барылуга карамастан, әлеге тема бүгенге көндә актуаль булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев