Инсультны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк
Ел саен 13 миллионнан артык кеше инсульттан җәфа чигә һәм 5,5 миллионга якын кеше үлә. Ничек үзеңне сак ларга?
29 октябрьдә Бөтендөнья инсультка каршы көрәшү көне билгеләп үтелде. Ул инсультка каршы көрәш буенча Бөтендөнья оешмасы инициативасы белән 2006 елда гамәлгә куелган. Бурычы – халыкның үлем-китем һәм инвалидлык санының төп сәбәпләре арасында Россиядә һәм бөтен дөньяда алдынгы позицияне биләп торган иң кискен медицина проблемаларының берсенә игътибарны җәлеп итү. Тиешле профилактик чаралар күрмәсәң, бу куркыныч авыру белән авыручылар санының тагын да артуы бар.
Хәзер – пандемия чорында бу авыруга аеруча игътибар итәргә кирәк, чөнки инсульт – COVID-19ның иң авыр нәтиҗәсе. Америка галимнәре мәгълүматларына караганда, коронавирус белән авыручыларның цереб раль инсультлары рәвешендәге кан тамырлары өзлегүләренең ешлыгы грипп белән авыручыларга караганда (1,6% һәм 0,2%) сигез тапкыр артыграк.
Табиблар фикеренчә, инсульт үсешен беренче чиратта сәламәт туклану, физик активлык һәм профилактик тикшерүләр ярдәмендә булдыр мый калырга мөмкин.
«Бүген артык калорияле тук лану тора-бара симерүгә китерә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең яртысыннан күбрәге бүген артык авырлыкка, 20-25%ы симерүгә ия. Бу, үз чиратында, төрле авырулар үсешенә этәрә. Беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары: инсультлар, атеросклероз, йөрәкнең ишемик авыруы, миокард инфаркты, гипертония.
Туклану турындагы фән законнарын белү һәм аларга иярү мөһим: беренчедән, рационның энергетик кыйммәтләренең организмдагы энергия чыгымнарына туры килүе. Икенчедән, рационның химик составының физиологик таләпләргә ярашуы. Әгәр алар организмга эләгә икән, без сәламәт һәм көчле. Сәламәт туклану – сәламәт яшәү рәвешенең 50% уңышы, 30%ы – физик активлык, калганнары азрак», – дип саный Россия Фәннәр академия се академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Виктор Тутельян.
«Йөрәк-кан тамырлары сәламәтлеген саклау һәм яхшыр ту өчен көн саен биш порция яшелчә һәм җиләк-җимеш куллану мөһим. Бу клетчатка чыганагы, ул, губка кебек, артык майларны сеңдерә һәм аларны организмнан чыгара. Барыннан да элек, сүз трансжирлар турында бара, алар кан тамырларына утырырга, кан агышын акрынайтырга һәм нәтиҗәдә баш мие инсультларына, миокард инфарктына һәм башка йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин.
Шулай ук елга бер тапкыр профилактик медицина тикшерүе узарга кирәк, дәүләт безгә шундый мөмкинлек бирә. Тикшерүләр комплексы төрле авыруларны, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларын, иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә торган барлык кирәкле анализларны һәм процедураларны үз эченә ала», – дип билгеләп үтә медицина фәннәре докторы, профессор Нана Погосова.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларының еш кына дөрес тук ланмау нәтиҗәсе булып торуы исбатланган факт. Артык авыр лык инсультның үсеш куркынычын – 22% ка, ә симергән очракта 64% ка арттыра. Шуңа күрә сәламәт, балансланган рационны заман профилактикасы дип санарга мөмкин:
- Кондитер әйберләре, фаст-фуд, өстәлгән шикәрле азык-төлекләрне куллануны минимумга җиткерергә тырышыгыз.
- Майлы итне, мәсәлән, дуңгыз итен чамадан тыш кулланмагыз. Майлы ит төрләре кандагы холестерин дәрәҗәсен арттыра, кан тамырлары стеналарында бляшкалар барлыкка килүгә китерә. Аларны майсыз сыер, кош ите, балык алмаштыра ала.
- Рационда яшелчә һәм җиләк-җимеш җитәрлек булырга тиеш. Бу – кан тамырларының транспорт функциясен яхшырту өчен кирәк булган клетчатка чыганагы.
- Инсультны профилактикалау өчен файдалы продуктлар – сөләйман балыгы, сельдь, скумбрия һәм башка майлы балыклар. Алар организмны Омега-3 файдалы май кислоталары белән баеталар. Шулай ук калийга (банан, бәрәңге, кара җимеш) һәм магнийга (солы, соя, авокадо) бай продуктлар турында да онытмагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев