Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң изге хатын-кыз нинди була?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд, салаллаһу галәйһи вә сәлләм, мөбарәк хәдисендә: «Тормыш – шатлык һәм ләззәт ул, ә тормыштагы иң зур шатлык – изге хатын», – дигән.

Мәхәббәт һәм хөрмәт ир-ат һәм хатын-кызның йөрәкләре арасында туа, бу аларны бергә гаилә коруга китерә. Никах –изге бәйләнеш, ул ир белән хатын арасында гына түгел, ә Аллаһы Тәгалә арасында да төзелә. Никах-хокуклар һәм бурычлар ачык бүленгән мөнәсәбәтләр, ә гомуми максат – Аллаһ Раббыбызга буйсыну һәм Аңа итәгать итү. Гаилә тормышы – ул бер-берең белән җәннәткә омтылу.

 

Изге вә тәкъва хатын – Аллаһ тарафыннан ир кешегә бирелгән иң зур бүләк һәм олы нигъмәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш иптәше, хәләл җефете Хәдичә радыйаллаһу ганһә – тәкъваларның тәкъвасы була.
Изге хатын – мөселман гаиләсенең нык нигезе. Ир кешенең тормыштагы иң зур куанычы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, салаллаһу галәйһи вә сәлләм, мөбарәк хәдисендә: «Тормыш – шатлык һәм ләззәт ул, ә тормыштагы иң зур шатлык – изге хатын», – дигән.
Мөселман хатын-кызы өчен иң яхшы үрнәк – Хәдичә бинт Хувайлид. Ул пәйгамбәребезнең беренче хатыны, беренчеләрдән булып ислам динен кабул итүче.
Хәдичә радыйаллаһу ганһә Кораеш кабиләсенең затлы нәселеннән һәм зур милеккә ия булган ханым. Сәүдә белән шөгыльләнгән. Ире үлгәч, Хәдичә радыйаллаһу ганһә Сүрия һәм Йемен җирлекләре белән сәүдә иткән. Аның карамагында зур хуҗалык иде. Бервакыт ул пәйгамбәребезне намуслы, ышанычлы һәм игелекле кеше булырак белгәч, аңа үзенең кәрванын Сүриягә озата барырга тәкъдим итә.
Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вә сәлләм бу тәкъдимне кабул итә һәм аның Мисра исемле колы белән сәяхәткә чыга, нәтиҗәдә ул зур табыш ала һәм бөтен акчасын Хәдичә радыйаллаһу ганһәгә тапшыра.
Мөбарәк Хәдичә радыйаллаһу ганһә Аллаһ илчесенең акылына, рухи һәм тышкы матурлыгына әсир була һәм бераздан аңа өйләнергә тәкъдим итә. Туганнары белән киңәшләшкәннән соң, Мөхәммәд пәйгамбәребез аны хатынлыкка алырга карар итә. Ул вакытта Аллаһның рәсүленә 25 яшь, ә Хәдичәгә 40 яшь иде. Ул 25 ел дәвамында Мөхәммәд пәйгамбәребезнең бердәнбер хатыны була. Мөхәммәд Пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вә сәлләм: «Имран кызы Мәрьям – үз заманының иң яхшы хатын-кызы, ә минем җәмгыятемнең иң яхшы хатын-кызы – Хәдичә», – диде.
Бу никах нәтиҗәсендә аларның ике малайлары Касим һәм Абдуллаһ, шулай ук дүрт кызлары Зәйнәб, Рукия, Фатима һәм Умму Гөлсум туа. Фатима кызыннан башка, аның барлык балалары үзе исән чагында үк уләләр.
Мөхәммәд пәйгамбәребезгә пәйгамбәрлек иңдерелгәнче, ул озак вакыт Хира тавында ялгызлыкта дога кылып һәм уйланып үткәра торган булган. Хәдичә анабыз иренә кирәк-яраклар, ашамлыклар әзерләп озаткан.
Рамазан аеның бер төнендә, Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вә сәлләм уйга чумып утырганда, Җәбраил галәйһиссәлләм аңа мөрәҗәгать итеп: «Укы!» – дигән. Пәйгамбәребез: «Мин укый белмим», – дип җавап биргән. Җәбраил галәйһиссәлләм өч тапкыр шулай кабатлап Мөхәммәднең күкрәген кыскан (Мөхәммәдне каты итеп кочаклаган). Аннары: «Укы! Кешене оешкан каннан яраткан Раббың исеме белән укы!» – дип әйткән.
Бу сүзләрдән соң Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хатыны Хәдичә янына ашыгып кайтып кергән дә, күркуыннан калтырый-калтырый: «Мине каплагыз!» – дип әйткән. Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм тынычлангач, тормыш иптәшенә нәрсә булганлыгын сөйләгән.
Шуңа игътибар итәргә кирәк: пәйгамбәр Хәдичә янына килеп, аны төрергә сорагач, ул шунда ук шулай эшләде, нәрсә булганын сорамады, ул башта аны төрде, тынычландырды, аннары гына сөйләшә башлады.
Шулай ук, хөрмәтле ханымнар, әгәр дә без иребезне борчулы хәлдә күрәбез икән, аңардан: «нәрсә булды?» – дип сорарга кирәкми. Аны беренче тынычландырырга, аңа кирәк булганны бирергә, аннары тыңларга, аннары гына дөрес киңәш бирергә кирәк.
Аннары карагыз, Хәдичә анабыз никадәр акыллы иде, ул пәйгамбәребезгә нинди күркәм сүзләр әйтте: «Хакыйкатьтә, Аллаһ белән ант итәм! Сиңа борчылырга кирәкми, чөнки Аллаһ сиңа явызлык кылырга теләми, чөнки ул синең юлчыларны хөрмәт итүеңне, ятимнәргә, хәлсезләргә һәм бәлагә эләккән кешеләргә ярдәм итүеңне, гаделлекне яратуыңны һәм үз сүзләреңә тугры булуыңны белә, тирә-юньдәгеләрнең сиңа канәгать булуларын һәм боларның барысы да сиңа пычракның үгет-нәсихәтләреннән сакланырга ярдәм итүен тели».
Һәм карагыз, ул Мәхәммәд пәйгамбәргә сүз белән генә ярдәм итеп калмады, ә Хәдичә шулай ук хәлне чишү юлын да тапты, аны үзенең абыйсына алып барып, булган хәл турында сорауга җавап бирергә ярдәм итте!
Гомере буе пәйгамбәребез Хәдичәдән зур ярдәм һәм терәк алган һәм моны түбәндәге сүзләр белән белдергән:
«Аллаһы Тәгалә миңа хөрмәтле Хәдичәдән дә мөбарәк хатын бирмәгән. Башкалар каршы килгәндә, ул иң беренче булып иман китерде, башкалар мине ялганчы дигәндә, ул миңа ышанды, башкалар миннән борылганда, ул үзенең булганы белән бүлеште, һәм башка хатыннардан минем балаларым булмаганда, Аллаһ аннан миңа балалар бирде».
Хәдичә радыйаллаһу ганһә барлык булган мал-мөлкәтен, байлыгын ислам динен тарату һәм аны ныгыту, үстерү, мөселманнарның иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итү өчен тоткан. Аллаһ Тәгалә биргән күркәм әхлак сыйфатлары өчен Хәдичә радыйаллаһу ганһәне «ислам диненең» анасы дип әйтәләр.
Хәдичә анабыз 65 нче яшендә вафат була. Яраткан хатыны Хадичә үлгәч, пәйгамбәребез Мөхәммәд, салаллаһу галәйһи вә сәлләм, бу югалтуның вакытлыча гына булуын белсә дә, югалтуны бик авыр кичерде. Пәйгамбәребез белән Хадичә анабыз арасындагы булган мәхәббәтне һәм шәфкатьлелекне хәтта үлем дә аера алмады. Пәйгамбәребез әйткән булган:
«Ир-атның йөрәге бер генә хатын-кызда гына була ала», ә аның йәрәге бары тик Хәдичә радыйаллаһу ганһәдә иде.
Пәйгамбәребезнең, салаллаһу галәйһи үә сәлләм, башка хатыны Гайшә радыйаллаһу ганһә: «Минем Хәдичәне радыйаллаһу ганһә күргәнем дә юк иде, әмма аннан да ныграк көнләшкән хатын булмады», ди. Хәтта, йә, Рәсүлуллаһ, ул карт әбине исеңә алма инде, дип тә әйтә торган була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Алай димә,ул минем ярдәм итүчем, яраткан ханытым булды, аннан минем балаларым туды», – дип, аңа ачулана. Гайшә радыйаллаһу ганһә, «шуннан соң беркайчан да Хәдичәгә радыйаллаһу ганһә тел тидермәдем, ләкин күңелем белән көнләшә идем», ди. Пәйгамбәр, салләллаһу галәйһи вә сәлләм, сарык чалса да, бу итне Хәдичәнең дус хатыннарына өләшегез, дип әйтә торган була. Хәдичә вафат, аңа изгелек кылып булмый бит инде. Әмма заманында дус булып йөргән иптәш хатыннары исән, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм шуларга изгелек кыла.
Ислам динен үстерүче, сафлык-пакьлек үрнәге, тәкъвалык сыйфатына ия булган – Хәдичә анабыздан үрнәк алып, аңа охшарга тырышып яшик, ике дөньяда да бәхеткә, бәрәкәткә ирешербез, ин шәә Аллаһ.

Халимә Кәлимуллина

«Мөселманнар» газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев