Иминлек каешын кимәгән
Раифа – Күлбаш юлында 22 май көнендә фаҗига чыга.
40 яшьлек машина йөртүче автомобиле белән юл кырыена төшеп каплана. Ә машинаның арткы утыргычындагы 29 яшьлек пассажиры иминлек каешын кимәгән була. Нәтиҗәдә, ул алган җәрәхәтләреннән авария чыккан урында ук үлә. Ә 24 яшьлек пассажирны һәм йөртүченең үзен Яшел Үзән дәваханәсенә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев