Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Имеш, агу киемдә булган»

Хабаровск өлкәсенең Николаевск-на-Амуре шәһәрендә бер яшьлек игезәк малайлар агуланып үлгән.

Якынча белешмә буенча, сабыйлар күсе агуыннан вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 26 майда кичке унберенче яртыларда була. Игезәк малайларны аңсыз килеш хастаханәгә китерәләр. Табиблар ун минут чамасы аларны реанимацияләп карый, ләкин сабыйлар аңына килмичә үлә.

Балаларның организмына агу эләгү сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Өйдән ризыкларны, чүп-чарны, әйберләрне алып тикшерәләр.

Тикшерелмәгән белешмә буенча, балаларның анасы киемнәрдән шикләнә. Имеш, агу киемдә булган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев