Иман йорты – тәрбия урыны
Яшел Үзәннең «Тынычлык» мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырдылар.
Редакциягә Таймус абый Садыйков Мирныйдагы мәчеттә Ураза бәйрәменә багышлап уздырылачак мәҗлескә чакырып кергәч, мин аны гади очрашу буларак кына кабул иткән идем. Ураза гаете инде узган, хәер-сәдакалар бирелгән, укучылар да озын җәйге ялга китәргә җыенган вакыт бит. Әмма, бу бәйрәм бик файдалы, кирәкле һәм мөһим очрашу булып истә калды. Иман йортында үткәрелгән чараларның асылы тирәндә ята.
Бәйгегә балалар чакыру кем теләге булган соң? Таймус Садыйков мәчеткә сәдака бирергә теләк белдергән яшел үзәнлеләр – Фәридә һәм Фәргать Халиковларга балаларга мәҗлес оештыруны тәкъдим итә һәм үзе дә өлеш кертә. Укучы балаларны чакыралар. Аны 7нче, 9нчы һәм 16нчы мәктәп җитәкчелеге теләп кабул итсә дә, 15нче мәктәп кенә, без дини юнәлештәге уку йорты түгел, – дигән сылтау табып, катнашудан баш тарта. Һәм юкка. Мәчеткә укытучылары белән килгән балалар өчен бик тәрбияви очрашу булды ул. Хәзер алар бистәнең йөзек кашы булган мәһабәт бинаның билгеләнешен, исемен һәм җисемен беләчәк, аптырап йөрмәячәк. Мәчеткә килдең дә, Исламга бастың, дигән сүз түгел әле ул. Аның өчен башта җаның һәм тәнең белән бирелергә кирәк. Әмма, ничек кенә булмасын, мәчетләрдә оештырылган чараларда катнашкан балаларның иманлы һәм җәмгыятькә файдалы булачаклары көн кебек ачык. Монда аларны дингә басарга берәү дә үгетләми, бары яхшы үрнәк – халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре генә күрсәтелә.
Шулай да, нәрсәсе белән истә калды соң бу бәйрәм? Беренчедән, аның җомга көнгә һәм җомга намазына туры килүе. Балалар намазга кермәсә дә, уку бүлмәсендә җыелып, шушы йортның тыныч атмосферасына чуму бәхетенә иреште, азан тавышын, хәзрәт вәгазен ишетте. Алар төшенеп тә бетмәгәндер әле, әмма тамчы тамып таш тишә. Мәчетнең укый торган агач йорты бик зәвык белән бизәлгән, һәркайда чисталык һәм пөхтәлек бөркелеп тора. Намаздан соң Яшел Үзән хәзрәтләре балалар белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин 2021 елның респуб ликабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын искә төшереп, ана телен яратыр га кирәклеген аңлатты. «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы Габделхәким хәзрәт Сәфәрханов үтемле итеп уй-теләкләрен җиткерде. Ә инде чараның оештыручысы Таймус хәзрәт Садыйков Коръән серләре һәм мог җизалары белән уртаклашты. Чынлап та, Коръәннең могҗизасын аңлатып бетереп булмый. Балаларга гына түгел, минем үземә дә бик кызыклы булды бу сөйләшү. Таймус Садыйков ветеран укытучы гына түгел бит әле ул, ә шушы мәчет төзелешен башыннан ахырына кадәр алып барган кеше дә. Гомумән, бу бина хәзер Таймус абыйның үзенә исән вакытта ук куелган һәйкәл кебек. Һәр кирпеч, һәр кадак, һәр җиһаз аның кулы аша узган. Төзелеш барганда ярдәм иткән һәр кеше, соңгы тиенен тотып килсә дә, яки бер генә сәгать ярдәм итсә дә, Таймус абыйның шул кытыршы тышлы дәфтәренә язылып барылуын барыбыз да хәтерли. Ун ел төзелгән мәчет ул, ун ел! Һәм шушы елларда, башыннан ахырына кадәр төзелеш эшләрен Таймус абый оештырды. Төзелеш материаллары хәстәрләү өчен бөтен булган элемтәләрен эшкә җикте. Күп вакыт аның элеккеге һөнәре – укытучы булуы да бик булышты. Тырышлыклар, халык өмете акланды, монда бистә мөселманнары җыелып намазлар укый, куана-куана дини бәйрәмнәр үткәрә. Шуңа күрә Таймус абый балаларга шушы мәчетнең тарихы, иганәчеләр турында бик җентекләп сөйләде. Бу хакта алар, һичшиксез, белергә тиеш. Ә тере легенда – Таймус Садыйков белән балаларга очрашырга кирәк! 81 яшендә булса да ул мәчет төзелешенең һәр мизгелен хәтерли, чөнки аларны ул йөрәге аша үткәргән.
Балаларга да чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Кемдер җыр җырлады, кемдер шигырь сөйләде, Коръән сүрәләрен яттан белүчеләр дә булды. Гомумән, кызыксынучан, талантлы, тәртипле балалар җыелган иде. Аннан соң аларны бәйрәм табынына чакырдылар. Анда ниләр генә юк иде: тәмле пылау дисеңме, җиләк-җимешме, телеңне йотарлык бәлешләр... Җан җылысы биреп, «бисмилла» әйтеп пешерелгәнгәме, саваплы эш булгангамы, мәчеттә әзерләнгән ризыклар һәрвакыт бик тәмле була. Бәйрәм табыны исламның аерылгысыз бер өлеше. Гадәттә, сый-хөрмәт мөселманнарны гына түгел, башка дин вәкилләре белән дә берләштерә, дус-тату яшәргә өйрәтә.
Бәйрәмнең асылы пылау ашап, чәй эчү түгел, ә киләчәккә йөз тоткан саваплы гамәл ул. Иллегә якын баланы сөендергән һәм аларга бәйрәм бүләк иткән оештыручыларга бары рәхмәт кенә әйтәсе килә. Изгелек изгелеккә юл ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев