Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җилләтү каналларын тикшерәләр

Гадәттәгечә, җылыту сезоны башлану белән Бөтенроссия ирек ле янгын сүндерү җәмгыяте (ВДПО) белгечләре күпфатирлы торак йортларда вентиляция каналларын профилактик тикшерү буенча чаралар үткәрә.

ТРдагы ВДПОның Яшел Үзән районара бүлеге бу эшне 8нче янгын сүндерү һәм коткару отряды хезмәткәрләре белән бергә алып бара.
Эксплуатация барышында төтен һәм вентиляция каналлары даими рәвештә төрле йөкләнешкә дучар ителә. Корым, конденсат, кислоталы катламнар, температураның төшүе, шулай ук кирпеч салуның сыйфатсыз башкарылуы яки төтен юлларын дөрес итеп монтажламау янгын чыгуларга китерә һәм ис газы белән агулануның сәбәбе булырга мөмкин. Мондый проблемалар булмасын өчен, төтен юлларын даими чистартып кына калмыйча, аларны тикшереп тору да кирәк.

Норматив документлар нигезендә, ВДПО хезмәткәрләре елга өч тапкыр төтен чыга торган урыннарны тикшерә: беренче тапкыр – җылыту сезоны башланырга бер атнадан да соңга калмыйча, икенчесе – сезон уртасында, өченчесе – сезон тәмамланып, бер атна узгач. Җилләтү каналларын тикшерү барышында ВДПО хезмәткәрләре төтен каналларының чис талыгын, ярыклар һәм җимерек лекләр булу-булмауларны карый.
Үз чиратында, янгынга каршы оешма хезмәткәрләре торак йортларда һәм фатирларда яшәүчеләр белән көнкүрештә иминлек чаралары турында әңгәмәләр үткәрә, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефоннары белән белешмәлекләр тарата.

Әлеге тикшерү хезмәтләре торак йортлар буенча мондый рейдларны «Торак» профилактик операциясе кысаларында даими рәвештә үткәрә. Шул ук вакытта алар торак биналарны гына карап калмыйча, мунчадагы җылыту мичләренең торышын да тикшерә.

Кирәк булганда, йорт хуҗаларына киңәшләр бирәләр һәм торакларында янгын чыкмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаталар. Шул ук вакытта төп киңәшләрнең берсе – йортларда автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру, алар ут чыккан очракта хуҗаларны куркыныч турында кисәтә һәм шул рәвешле гомерләрен саклап кала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев