Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Илебез бурыч куйды – без үтәдек»

Истәлекле дата

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраленнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. Бу көн Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләнә.

Сугыш аз да түгел, күп тә түгел, 10 ел дәвам итә. Анда илебезнең батыр ир-егетләре интернациональ бурычларын үти. Кызганычка, дистә елга сузыл­ган бу сугышта аларның күпмесенең яшь гомерләре дә өзелә. Менә шунысы аеруча авыр кичерелә.

Әлеге дата уңаеннан без Әфган сугышын узган, аны үз күзләре белән күргән, барысын да йөрәге аша үткәргән якташыбыз Марат Әхмәтшин белән очраштык. Ул Әфган җирендә бурычын хезмәтенең башыннан ахырына кадәр, хәтта 3 айга арттырып үтәгән.

Әңгәмәдәшебез ачык күңелле, бик аралашучан булып чыкты. Кайсысын сөйләргә ярый, кайсыберен ярамый да димәде. Аңлашыла да, бу вакыйгадан соң шактый вакыт узып, күпме сулар аккан. Әмма сугыш – сугыш инде ул, һәр мизгеле хәтердә саклана. «Кайнар нокта»да үлемнең яшәү белән бергә атлавын да онытырга ярамый.

Марат Әхмәтшин тумышы белән Айдар авылыннан. Күгеш мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлагач укуын Норлатта дәвам итә. Урта мәктәптән соң ДОСААФка укырга керә. Җәйләрен кырда комбайнда эшли. Машина йөртүче һөнәрен үзләштерүгә, аны армия хезмәте көтә.

– 1985 ел. Әфганстанга китәсебезне белмәдек, әйтмәделәр. Германиягә җибәрерләр дип уйладык. Форма кигәч кенә кая барачагыбыз аңлашылды. Дөрес, башта: «Кем бара, кем юк?» – дип сорадылар соравын. Без комсомоллар, патриотлар – илебез нинди бурыч куйган, шуны үтәдек! Каршы килүче берәү дә булмады. Автобатта хезмәт иттем, корал ташыдык. Бу илгә 3 чакрым тирәсе тимер юл керә, база шунда иде. 60лап машина («КамАЗ»лар) бер колонна булып барганда безне бик нык сакладылар. Һавадан – вертолетлар, башка урыннардан да шулай ук. Рациядән хәбәр итеп кенә торалар. Берәр машинага очраклы пуля эләксә дә ничек начар буласы көн кебек ачык. Шуңа күрә, кайда да булса атыш ишетелсә, аны тиз арада туздырып аталар иде. Корал вакытында барып җитмәсә, сугышчылар өчен дә кыенга туры киләчәк бит. Коралның төрлесен: снарядлар да, катюшаларны да, автомат-патроннар да йөртә идек. Мин техниканы әйбәт белгәнгә күрә, иң арттан, «замыкающий» буларак бара идем. Берәр техника ватылса-нитсә, төзәтергә булыштым. Безнең өчен иң мөһиме – тиешле урынга барып җитү, – дип исенә төшерә Марат Әхмәтшин.

Аларның үзләренең дә гомере кыл өстендә булган. Әйтеп тора бит, очраклы пуля турында. Шуңа андый-мондый хәл була калса дип, муеннарына исем-фамилияләре язып салынган патронлы бау тагып йөргәннәр. Аллаһка шөкер, Марат гел юлда, руль артында булса да, аеруча куркыныч йөк ташыса да, исән-имин туган ягына әйләнеп кайт­кан. Ә туган якны ничек сагынуын ул сөйләп-аңлатып бетерә алмый, кайтып җитсәм, иң беренче аяк басуга ук туфракны бер үбәр идем, дип тә әйткән.

– Анда климат бөтенләй башка төрле. Берничәбез генә авырмыйча калдык. Йогышлы авырулар – малярия, дизентерия, тиф кебекләрне белдек. Безгә табиб: «Сез любой климатта яши аласыз!» –дип әйтә иде. Ак тәнлеләргә бик авыр булды, тәннәре тиз бозыла иде. Берәр җирең тырналса, эш харап анда. Ярты ел эчендә сөяк белән тирегә генә калдык. Авылдашым Рәмис белән: «Әле ярый безне әти-әни күрми, котлары очар иде,» – дип әйтә идек. Аннан соң күнегәсең, тазарып китәсең, көч керә. Рәмис Вәлиев белән без бергә хезмәт иттек. Бер призыв­тан 75 татар булдык. 35е – Яшел Үзәннән. ДОСААФта 2 төркем укыдык, бөтенебезне Әфганга җибәрделәр, –ди Марат. – Анда 2 елны хезмәт иткәч, безгә алмашка «молодойлар» килгәнне көттек. Аларны өйрәтмичә кайтармадылар. Араларында өйрәнә алмаганнары да була иде.

Ул Әфган халкының бик тырыш булуы, балаларының рус телен яхшы белүләре турында да искә төшереп узды.

– Халык безгә начарлык эшләмәсә дә, аларның ни уйлаганын белеп булмый иде. «Азия – тонкая страна», – дип юкка әйтмәгәннәр. Бөтенесе мөселман, күбесенең безнең илдә хәтта туганнары да бар иде».

Марат Әхмәтшин сүзендә торган: кайтып җитү белән туган җире туфрагын үпкән.

Армиядән соң ул 25 ел Горький исемендәге заводта эшләп, «КамАЗ» машинасында ерак юлларга йөри. Хәзер дә бер шәхси предприятиедә, шул һөнәренә тугры калып, хезмәтен дәвам итә. Хатыны – Апас кызы Гөлшат белән заводта эшләгәндә таныша. Шулай, әтисе юлын сайлаган «дольнобойщик» булып эшләүче Илнур исемле уллары, яраткан ике оныклары бар. Ә авылда ялгызы гына яшәүче әнисе турында аеруча зур хөрмәт белән искә ала. Шәһәр тормышына күнә алмаган әнисе – Суфия ханым улының һәм кызының атнага бер кайтып китүләренә дә риза анысы. Ә менә әтиләре – Мөбарәкшаның гына гомере иртә өзелгән шул. Көрәшче булган икән.

Тик утыруны белмәгән героебыз, әфганчы якташларына авылда сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәйкәл урнаштыру теләген белдергәч тә, барысы да аның идеясен хуплап чыга. Нәтиҗәдә, 2021 елның сентябрендә барлык әфганчы авылдашлары һәм җирлек башлыгы Альберт Гатауллин ярдәмендә тантаналы рәвештә 19 сугышчының исеме уелган һәйкәлне ача алар. Быел да шунда күрешеп, тантаналы шартларда һәм җитәкчеләр катнашында истәлек медальләренә лаек булдылар. Киләсе елларда да ул аларның очрашу урынына әйләнәчәк.

Марат Әхмәтшин «Сугышчан бергәлек» иҗтимагый берләшмәсенең дә актив әгъзасы. Хәзер Украинада барган хәрби операциядәге якташларга гуманитар ярдәм туплап җибәрүдә катнаша. Очрактан файдаланып, барлык сугышчы-интернационалистларга 35 еллык юбилей белән үзенең котлауларын җиткереп, исән-сау булып, бергә һәм бердәм булырга чакыра. Без, редакция хезмәткәрләре, дә котлауларга ихластан кушылабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев