Икесе дә уңай бәя алган
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы»нда җитештерелгән суднолар турында яхшы хәбәрләр килеп кенә тора. Чираттагысы – Архангельскидан.
Биредә, Архангельск акваториясендә, заводта төзелгән А217-1 проектындагы боз классындагы ике теплоходны сынаганнар.
Сынау барышында экспертлар судноларның бозда барышын, маневр ясау мөмкинлекләрен, төрле режимда эшләгәндә судноларның тотрыклылыгын, шулай ук бөтен судно системасын тикшергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев