Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Икенче балагызны табып өлгерәсезме?

Икенче, өченче баласын тудыручылар өчен сөенче! Россиядә ташламалы ипотека пограммасы 2024 елга кадәр озайтылачак.

Торак сатып алу өчен елына 6 процент ставка белән кредит бирү “Демография” дәүләт проектына кертелгән. Ташламалы ипотека программасына шушы елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр икенче яисә өченче баласы туган гаиләләр эләгә.
Программаның гамәлгә кертелүе турында былтыр ноябрьдә Президент Владимир Путин белдергән иде.
Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә ярашлы, быел 6 процент белән 2 миллиард сумлык кредит бирелгән. Гомумән, агымдагы елда программага — 5,9 миллиард сум, киләсе елга — 9,2 миллиард сум, 2020 елга 11,5 миллиард сум акча салынган.

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев