Игътибар – язгы каникул!
Соңгы ике айда республика юлларында балалар катнашында 77 ДТП булып, аларда 80 бала имгәнгән.
Яшел Үзәндә 2 юл-транспорт фаҗигасе чыккан. Балалар катнашында ДТПларны булдырмау максатыннан чыгып, 19ыннан 31 мартка кадәр «Язгы каникул» чарасы уздырыла.
Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрнең балалар креслоларын куллануларын, каешны кию-кимәүләрен, шулай ук караңгыда балаларның киемнәренә ут кайтаргыч элементлар куелу-куелмауны тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев