Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар! Еланнар!

Көннәр җәйгә авышу белән  еланнар да җанланды. Урманнардан халык яши торган торак пунктлар янына елыша башладылар.

Менә шулай районыбызның Кече Шырдан авылында  Минһаҗевлар бакчасында да пәйда булган ул.

Минһаҗевлар   йорты урманнан ерак түгел, бәлки, еланнар аларны шуңа да үз иткәндер. Әмма  озынкойрыкларны авыл уртасындагы хуҗалыкларга да килмәс дип әйтеп булмый. Чөнки  хәзер авылда көтү юк, еланнарга үрчү өчен уңай шартлар  тудырылган. Кече Шырданлылар  авыл тирәсендә  медянкалар да  күренгәли диләр. “Әй, ник кенә бу хәбәрне тараттыгыз! Курыкмыйча ничек җиләк җыярбыз инде!” дип кайгырыша Шырданның нечкә күңелле ханымнары.

“Җыярсыз, Аллаһ боерса, Шырданда бөтен районга җитәрлек җиләк үсә. Аңа кадәр  җиләклекләргә  горчица сибәргә  мөмкин. Еланнар нафталин исен дә яратмый, җиләклекләргә сандыкта яткан күлмәкләрегезне киеп барырсыз!” -  диләр  авыл агайлары көлемсерәп.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: