Җиңүгә өлеш кертүчеләр онытылмый
Яшел Үзәндә яшәүче эзтабар-энтузиаст Рәхимулла Гарифуллин безнең газетаның актив язылучысы булудан тыш, дусты да. Отставкадагы хәрби буларак, ул Бөек Ватан сугышындагы якташларыбызның батырлыклары белән тирәнтен кызыксынып, эзләнү эшләре алып бара, күренекле шәхесләрне таба, туганнарына сугышта һәлак булган солдатларның күмелгән урыннарын ачыкларга булыша. Боларның барысын да ул күңел кушуы, үз инициативасы белән эшли.
Аңардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр һәрвакыт бик канәгать булып кала. Сугыш вакытында татар исем-фамилияләре бик нык бозып язылу сәбәпле, әле дә сугышта ятып калучыларның каберләре яисә сугышчан батырлыклары, бүләкләре ачыкланып бетмәүчеләр бар.
Рәхимулла Гарифуллинның да Яшел Үзәннән чыккан, канкойгыч икенче Бөек Ватан сугышында һәм аннан кайткач орден-медальләр алган полковник һәм генераллар турындагы материаллары җитәрлек. Андыйлар 35ләп булган. Аларны ул РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивының язмаларына нигезләнеп туплаган. Әйтик, безнең районнан чыккан полковникларның берсе, элеккеге Норлат районы Зур Өтәк авылында 1908 елда туган Гарәф Минһаҗ улы Шәмсетдиновны искә алып узарга кирәк. Бу шәхеснең орден-медальләрен санап бетерерлек түгел. Бәхеткә, сугыштан ул исән-имин кайта алган. Аның кыскача биографиясенә килгәндә, эшче-кресть ян Кызыл армиясенә ул 1930 елда Югары Ослан районы хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Вольск хәрби-авиация мәктәбенә эләгә. Кая гына билгеләнмәсен, үзен яхшы яктан һәм ныклы характер күрсәтеп, ышанычны аклый, бер елдан аны бүлек командиры, аннан соң взвод командиры ярдәмчесе итеп куялар. Аннан соң укчылар полкының взвод командиры, рота командиры һәм башка шундый вазыйфаларга билгеләнеп, хәрби баскычтан тиз күтәрелә. 1938 елда инде ул шул дивизиянең кече командирлар курсы укытучысы, 1939 елда авиация механиклары мәктәбендә курсантлар ротасы командиры була. Бер елдан – курсантлар взводы командиры, 1941 елдан запастагы укчылар батальонының полк командиры, тагын бер елдан – 173нче укчылар полкының уку батальоны командиры.
Аның фронтка алынуы 1943 елга туры килә. Анда да командирлык итүе дәвам итә, 180нче укчы дивизиянең 86нчы укчылар полкы командиры була. Курск өлкәсенең Суджа шәһәре оборонасында катнаша. Лебедин шәһәре тирәсендә аның командалыгындагы полк дошманның өч баталь онын юк итә һәм бик күп торак пунктларны азат итә.
Гарәф Шәмсетдиновның Днепрны кичүдә катнашуы да истәлекле була. Бу сугышлар барышында төнге бәрелештә аның җитәкчелегендәге полк дошманның ике батальонын юкка чыгара, шәһәр һәм авыллар берсе артыннан икенчесе азат ителә. Ул Япония белән булган сугышта да катнаша. 134нче укчылар полкы, 2нче Ерак Көнчыгыш фронтының 15нче армиясенең 34нче укчылар дивизиясе командиры, полковник Гарәф Шәмсетдинов көчле штормлы Амур елгасын кичүдә, авыр үтә торган урыннарда полкның тиз хәрәкәт итүен тәэмин иткән, бу дивизиягә бурычны үтәргә ярдәме өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Сугыштагы һәм сугыштан соңгы батырлыклары өчен аның өч тапкыр Кызыл Байрак ордены, III дәрәҗәдәге Суворов ордены, Александр Невский ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Японияне җиңгән өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены һәм ниһаять, Ленин ордены белән бүләкләнүе билгеле.
Илне фашистлардан азат итүгә үзеннән искиткеч зур өлеш керткән якташларыбыз Гарәф Шәмсетдинов кебекләр белән, һичшиксез, горурланмый мөмкин түгел. Эзтабар Рәхимулла Гарифуллинның да максаты якташларын бөек шәхесләр белән таныштыру. Гомумән, Яшел Үзән авыр сугыш елларында бик күп данлыклы хәрбиләр биргән төбәк ул. Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүчеләрнең исемнәре беркайчан да онытылмаячак.
Әлфия Зыякаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев