Җиңел автомобиль өстенә ут баганасы ауган
Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан.
Татарстанда җиңел автомобиль урам уты баганасына килеп бәрелгән, тимер-бетон конструкция машинаның түбәсенә ауган, дип хәбәр итә бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр.
Авария төнлә белән Казан-Волжск трассасында килеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә шоферның бите яраланган, пассажиры зыян күрмәгән.
Машина йөртүче егетнең әйтүенчә, аның Волжскидан эштән кайтып килеше булган. Ул руль артында йоклап киткән булырга да мөмкин, чөнки баганага бәрелүен бөтенләй хәтерләми.
Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев