Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идрис Туктарга 125 ел: «Сез игелекле һәм гүзәл кеше»

Бу урамда хәсрәт белми торган, Бер кайгысыз кеше яшәде. Сиксәндә дә шутлык-мутлык белән Көнләштерә иде яшьләрне. Мут елмаю китмәс мыегының Бөтергәләп нәфис очларын. Урам тутырып мәзәк сөйли иде, Күңел китә иде хушланып. (Р.Сәйфетдинов)

Прозаик, тәрҗемәче, журналист, педагог, китапханәче, Беренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары шаһиты – болар барысы да бер кеше биографиясенә кагылышлы билгеләрнең берничәсе.
Уйлап карасаң, моның кадәр вакыйгаларны бер кеше башы гына кичереп бетерергә мөмкин түгел кебек. Әмма шундый катлаулы чорда туып үсү һәм яшәү насыйп булган шәхесләр бар. Алар безнең арабыз да яшәгән һәм үзләреннән соң, озак еллар дәвамында халык хәтерендә сакланырлык, якты эз дә калдырган.

Яшел Үзән шәһәрендә Туктаров урамы бар. Шуннан узганда яки шул урамда урнашкан йортта яшәүчеләрнең кайсы дә булса уйланып караганы бармы икән: кем хөрмәтенә кушылган соң ул исем? Кем ул Идрис Туктаров? Шундый кызыксыну туган очракта да, ул бу урамда аңа тиз генә җавап таба алмаячак. Чөнки биредә, һичьюгы аз гына мәгълүмат сыеш лы булса да, кечкенә генә дә такта кисәге эленмәгән.

Шулай да, элекке Уфа губернясында туган (02.10.1896), Чиләбе өлкәсендә үсеп, егет булган һәм 1936 елдан Яшел Үзәнне үз иткән Идрис Туктаровны безнең шәһәрдә хәтерләүчеләр шактый. Ачык йөзле, куе чал чәчле, олы йөрәкле әмма кече күңелле, көр тавышлы Идрис аганы ул исән вакытта укучы формасыннан йөргәннәр дә онытмагандыр, мөгаен. Чөнки ул мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, үзе әйт мешли, «кечкенә һәм мөлаем дуслары» янында еш кунак була.
Быел Идрис Туктар туганга 125 ел булды. Һәм бу күркәм датаны, үзәк китапханә системасы хезмәткәрләре бик матур истәлекле кичә итеп оештырып билгеләде, юбиляр турында хатирәләр тупланган «Добрый и красивый человек» исемле җыен тык әзерләп бастырды. Әлеге очрашуга килгән кунаклар арасында, истәлекләре шул китапка кертелгәннәр дә бар иде. Алар, басмада урын алган язмаларны үз чыгышларында яңартты.

Бу – мөһим дата. Безнең Яшел Үзән патриоты дип әйтерлек шәхес ул Идрис ага. Сугыштан соңгы авыр елларда китапханәләрне күтәреп, туп лап, тәртипкә салып йөргән кешеләрнең берсе, – диде, районыбызның мәдәният идарәсе җитәкчесе Марат Минһаҗев. Биредә гомер итү дәверендә иҗтимагый тормышта да актив катнашып, иҗат белән шөгыльләнеп, хезмәт итеп яшәгән. Ә шулай да, аны белгән, аралашкан кешеләрнең хатирәләренә караганда, аның өчен иң яратканы – китапханә эшчәнлеге булган. Үзеннән соң шундый онытылмаслык эз калдырган шәхесләр белән без горурланабыз һәм ихтирам белән баш иябез!
Идрис Ильяс улы Туктаровның хөрмәтенә багышланган кичәне йомгаклау өлешендә, китапханә хезмәткәрләре-оештыручылар тарафыннан әзерләнгән тагын бер кызыклы мизгел истә калды. Ул да булса, Идрис аганың 1976 елда художник Анатолий Покалев ясаган портреты төшерелгән открыткага пичәт сугу тантанасы.

Очрашуга килүчеләр мондый открыткаларга якыннарының адресларын язып, почта әрҗәсенә салды. Алар әлеге сувенир-открыткаларны алгандыр һәм әлеге көтелмәгән бүләккә сөенгәндер инде, мөгаен. Почта аша нинди дә булса хат алу бик сирәк күренеш бит хәзер.

Ә китапханәләр Идрис ага вакытыннан бирле инде төрле үзгәрешләр кичерде. Иң күңел төшергәне, китап укучыларның кимүе. Ә иң күңеллесе – хәзер китап йортлары, укучыларын җәлеп итү өчен, заманча җиһазларга байый бара. Шуңа күрә, дуслар, китапханәләргә юлны суытмыйк. Басманы кулга алып, исен тоеп укуны бернинди интернет та алыштыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев