Иделне савыктыруга ярты миллиард сум чамасы акча бүлеп биреләчәк
2026 елда Татарстан әйләнә-тирә мохиткә зыян китерә һәм Иделгә яный торган объектлар белән көрәшкә федераль бюджеттан 440,8 млн сум алачак.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
2025 елда Казанда ләм кырларын рекультивацияләүне тәмамлауга "Экологик иминлек" милли проекты кысаларында 1,1 млрд сум чамасы акча бүлеп биргәннәр.
Бюджетның икенче укылышына субсидияләр бүлү турындагы Россия хөкүмәтенең тиешле төзәтмәләрен Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты хуплады.
Июль башында парламент контроль комиссиясе Татарстанда "Иделне сәламәтләндерү" проектын гамәлгә ашыруны тәнкыйтьләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев