Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Иделдә әйләнеп капланган катерның суга баткан пассажирын эзләү төгәлләнде

Татарстанның Яшел Үзән районында, Октябрьский бистәсе тирәсендә, Идел елгасында эзләү эшләре төгәлләнде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсендә хәбәр иттеләр.

Коткаручылар 1979 елгы ир-атны эзләде. Ул 12 сентябрьдә катер әйләнеп каплангач су баткан иде.

Масштаблы тырышлыкка да карамастан, баткан ир-атның мәетен таба алмаганнар. Тикшерелгән акваториянең гомуми мәйданы 160 гектарны тәшкил иткән.

Искәртеп үтик, фаҗига Яшел Үзән районында Октябрьский бистәсе янында булды. Катер йөртүчесе идарәне югалта, шуннан соң судно әйләнеп каплана.

Якынча мәгълүматлар буенча, пассажирлар коткару жилетлары кимәгән булган. Моннан тыш, пассажирлар сыйдырышлыгы нормалары да бозылган, алты кешегә исәпләнгән судно артык йөк белән барган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев