Җиде тел белүче Рәҗәп Ходайбирдиев: «Туган телен югалткан кешене мин берничек тә аклый алмыйм»
Телле милләт беркайчан да югалмый, чөнки тел – халыкның иң әһәмиятле билгесе. Юкка гына, тел – милләт сакчысы, дип әйтмиләр.
Ана телен, гореф-гадәтләрне, традицияләрне ничек сакларга? Аларны буыннан-буынга түкми-чәчми җиткерү мөмкинме?
Шушы һәм башка сорау ларга җавапны без бүген 37 елдан бирле Яшел Үзәндә яшәүче, районның Үзбәк диаспорасын җитәкләүче Рәҗәп Ходайбирдиев белән әңгәмә барышында табарга ты рыштык. Иң әүвәл шунысын да билгеләп үтим, ул урыслашкан Яшел Үзән шәһәренең нәкъ үзәгендә инде 14 елдан бирле зурлап Нәүрүз бәйрәмен үткәрә. Һәм ул елдан-ел колачлырак уза.
– Сезне шәһәрдәшләребез ел саен Нәүрүз бәйрәмен оештыручы һәм берничә урында үз кафесын ачкан эшмәкәр буларак белә. Яшел Үзәнгә сезне нинди җилләр ташлады? Үзегез белән якыннан таныштырып китсәгез иде.
– Үзем Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә туганмын. Бирегә 1984 елның декабрендә килдем. Кая да булса тукталырга кирәк иде, мин Яшел Үзәнне сайладым. Күпләр кебек сәүдә эшенә керештем, җиләк-җимеш саттым. 1997 елдан алып, «Маевка» ярдәмчел хуҗалыгында идарәче булдым. Ун еллап бу эш белән шөгыльләнгәннән соң, сәламәтлегем какшау сәбәпле, китәргә карар кылдым. Аннан бизнесымны җәмәгать туклану урыны ачу буенча дәвам иттем. Яшел Үзән шәһәре һәм рай о нында 16 елдан бирле Үзбәк диаспорасын җитәклим. Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын Яшел Үзәндә рәсми төстә ачу тантанасында район җитәкчесе Михаил Афанасьев биредә Татарстан Халыклар дуслыгы йортын ачарга мөмкинлекләр табармын дип ышандырды. Көтәбез, бу безнең өчен бик тә мөһим һәм кирәкле бина. Шулай итеп, без милләттәшләребезне кабул итәр һәм кирәк булганда аларга ярдәм кулы сузар идек.
– Яшел Үзәндә шулай зурлап Нәүрүз бәйрәмен үткәрү идеясе каян килде һәм ярдәм итүчеләрегез бармы?
– Элек-электән бабайларыбыз, әти ләре без: «Ипилек акча эшлисегез килсә, кайда төпләнәсез, шул җирлекнең халкы белән дус булыгыз!» – дип әйтә иде. Шуңа да мин инде 14 ел биредә үз көчем белән Нәүрүз бәйрәмен оештырам, ярдәм итүчеләр дә табыла. Халык та өйрәнеп килә, көтәләр. Кафе ачкач та, аңа «Дуслык» дип исем куштык. Үзбәкләр, татарлар, тадҗиклар, әрмәннәр, урыслар һәм башка милләтләр дус булып яшәргә тиеш. Мактануым түгел, үзбәкләр кунакчыл халык. Быел якынча 1600 кешегә өч казанда пылау пешердек, моның өчен 120 кило дөге, 45 кило ит, 95 кило кишер кирәк булды.
– Гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде. Туган якка еш кайтасыз мы?
– Беренче хатынымнан ике улым, икенчесеннән бер улым бар. Һәм алар бер-берсе белән аралашып тора, дус-тату. Беренче хатыным Мәхәббәт Үзбәкстанда яши, бирегә елга бер булса да килә. Дөресен генә әйткәндә, мин икенче тапкыр аның ризалыгы белән генә өйләндем. 7-8 ай буе ялгыз ир булып читтә яшәве җиңел түгел. «Болай урын-җирең, киемең чиста, тамагың тук һәм минем күңелем тыныч», – диде ул.
(Язманы тулысынча газетабызның 21нче санында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев