Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиде айда 11 бала зыян күргән

Агымдагы елның 23 августыннан 5 сентябренә кадәр балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында «Игътибар-балалар!» профилактик операциясе бара.

2021 елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 271 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 286сы җәрәхәтләнгән.

Ә Яшел Үзән муниципаль районы территориясендә шул ук чорда балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 11 кеше җәрәхәтләнгән.
Статистик мәгълүматларны анализлау күрсәтүенчә, балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны август-сентябрь айларында арта, яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлда куркынычсызлык белән бәйле күнекмәләрне югалта һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә адаптация таләп ителә.

Чара кысаларында ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән берлектә түбәндәге чараларны оештырачак:

  • машина йөртүчеләрнең балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән массакүләм тикшерүләр;
  • җәяүлеләргә өстенлек бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау;
  • яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру;
  • балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча акцияләр, алар барышында хокук бозучылар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен белем бирү оешмаларына җибәреләчәк;
  • белем бирү оешмаларына керү юллары, юл билгеләре, тамгалар, светофор объектлары һәм коймалар торышын тикшерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев