Нәүрүз яшел үзәнлеләрне бер мәйданга җыйды
Яз җитү белән табигать уяна, көннәр озыная, күңелләргә өмет һәм шатлык иңә. Нәкъ менә шушы чорда без борынгыдан килгән күркәм бәйрәм – Нәүрүзне каршы алабыз. Ул яңарышны, табигатьнең уянуын һәм яңа тормыш башлануын символлаштыра.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотолары
Район һәм шәһәребездә язның иң матур бәйрәмнәренең берсе – Нәүрүз гөрләп узды. Кояшлы язгы көндә шәһәрнең үзәк базары тирәсе чын бәйрәм мәйданына әверелде. Кешеләр монда гаиләләре, дуслары белән җыелды: кемдер концерт карады, кемдер биючеләргә кушылып биеде, ә кемдер дуслар белән аралашып, язның беренче бәйрәменең җылысын тоеп рәхәтләнде.
.jpg)
Бу күркәм традиция Яшел Үзәндә инде унтугыз ел дәвам итә. Аны шәһәрнең үзбәк диаспорасы җитәкчесе Рәдҗәб Ходайбирдеев оештыра. Үзе әйтүенчә, ул Яшел Үзәнгә 42 ел элек кайткан һәм шушы вакыт эчендә шәһәр халкы белән бер зур гаилә кебек яшиләр.
.jpg)
– «Син урыс, син татар, син үзбәк» дип аеру безнең арада юк. Дөресен әйткәндә, мондый бүленешне мин беркайчан да тойганым булмады. Яшел Үзән – төрле милләт вәкилләре дустату, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән шәһәр. Монда кешеләрне милләтенә карап түгел, ә кешелекле булуына карап бәялиләр, – ди ул.

Бәйрәмне Горький исемендәге мәдәни үзәк артистлары, «Йолдызым» һәм «Русь» вокаль ансамбльләре (җитәкчеләре Йолдыз һәм Шамил Шәмгуновлар), чыгышлары бизәде. Мәйданда яңгыраган җырлар, дәртле биюләр бәйрәмгә килгән кунакларны да җанландырды. Күпләр түзеп тора алмады – артистларга кушылып биеде. Кыскасы, бу көнне бер урында гына басып тору мөмкин түгел иде.
.jpg)
Нәүрүз – табигатьнең уянуын, язның килүен һәм кешеләр арасындагы дуслыкны символлаштыручы бәйрәм. Шуңа күрә бу көнне мәйданда төрле милләт вәкилләрен күрергә була иде. Барысы да бергәләп язны каршы алды, бер-берсенә изге теләкләр теләде.
.jpg)
Бәйрәм кунакларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәисә Афанасьева да сәламләде.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
– Быел Нәүрүз Ураза бәйрәме көннәренә туры килде. Без күп милләтле һәм күп конфессияле җәмгыятьтә яшибез. Барыбызга да бер кояш астында урын җитәрлек. Мәктәпләрдә төр ле милләт балалары укый, әмма алар дус ларны милләтенә карап түгел, ә кешелекле сыйфатларына карап сайлый. Бу матур бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, иминлек, илебезгә тизрәк тынычлык килүен телим, – диде ул

Нәүрүз бәйрәме Яшел Үзәндә елдан-ел киңрәк колач ала. Ул төрле милләт вәкилләрен бер мәйданга җыя, кешеләрне берләштерә, дуслык һәм татулыкның кадерен тагын бер кат искәртә.

Бәйрәмнең иң көтеп алынган миз гелләренең берсе – чын үзбәк пылавы булды. Ул быел өч зур казанда пешерелде. Әлеге милли ризыкны әзерләү өчен 110 килограмм дөге, 50 кило грамм ит, 80 килограмм кишер һәм 15 литр май кулланылган. Өч сәгать дәвамында пешкән пылау 1100 кешегә җитәрлек итеп әзерләнгән. Пылауның хуш исе ерактан ук та ралып, бәйрәмгә килгән һәркемне табын янына чакырып торды.

Язның беренче кояшлы көннәрендә узган әлеге бәйрәм һәркемнең күңеленә җылылык өстәде. Кешеләр таралышканда да мәйданда күтәренке кәеф сакланды. Чөнки Нәүрүз – ул гади генә бәйрәм түгел, ә дуслык, бердәмлек һәм яңарыш символы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев