Язмыш дәресне дөрес бирә ул
Хөрмәтле «Яшел Үзән», соңгы айларда газетагызны бик яратып укый башладым, матур, эчтәлекле эшлисез, бик күп кызыклы рубрикалар алып барасыз. Мин дә хат язып карарга булдым әле, бастырсагыз –бастырырсыз, чыгармасагыз да үпкәләмим.
Әллә нәрсә дә түгел инде, үземнең яшьлек елларым турында.
Бу хәл үземнең туып үскән авылымда ун еллар элек булды. Беркатлы һәм ышанучан 18 яшьлек чагым. Авылыбызда бик кәттә дип әйтим инде, егет бар иде, исемен Азат дип әйтик. Ул, әлбәттә, бөтен кызларга да ошый һәм мин дә башым белән гашыйк идем. Ул вакытта аңа 23. Унсигез яшьлек кыз өчен олырак кебек, тик бу миңа киртә була алмады.
Әйбәт кенә егет кебек, ә аның турында сүзләрнең төрлесе йөрде. Күп кенә зурлар (шул исәптән минем әни белән апа (тетя) да) аны бөтен кызлар белән рәттән йоклап йөри һәм берьюлы берничә кыз белән очраша дип сөйлиләр. Мин аларның берсенә дә ышанмаска тырыштым, чөнки үлеп ярата идем! Әмма алар хаклы булып чыкты!
Шимбә көннәрендә авылда дискотека оештырыла иде. Кай вакытта «үзебезнекеләр» өчен генә, ә кайчакта күрше-тирәләрдән дә җыелышып киләләр һәм ул спиртлы эчемлекләр, сугышулар һ.б. белән массакүләм кичә була. Мин дә бардым. Әнинең җибәрәсе килмәде, ләкин иптәш кызларым белән үгетләдек, ул ризалашты, тик барыбер бик борчылып калды.
Без килгәндә әле халык бик әз иде, аннары әкренләп җыела башладылар. Дуслары белән УЛ да килде. Мин Азат турында, теге, мин «без память» яраткан. Без бер-беребезне, әлбәттә беләбез, бер авылныкы бит, тик ул миңа кызларга караган кебек игътибар итми иде. Ә ул кичне аның минем белән кызыксынуын сиздем. Барлык әкрен биюләргә чакырды, ә биемәгәндә минем белән сөйләшеп торды.
Аннары, дискотека ахырына якынлашканда, Азат мине машинасында «кататься» итәргә чакырды. Яхшы автомобиль сатып алган, дуслары алдында мактанды инде, хәзер үзенең йөртү осталыгын миңа да күрсәтмәкче. Кызганычка, машина йөртү осталыгын гына түгел... Башта авыл эчендә генә йөрдек, ә аннары кырга алып чыгып китте. Якын-тирәдә бер ут та, бер эт җаны да юк. Аның минем белән сөйләшеп кенә утырасы килмәвен аңлаган идем инде, өйгә алып кайтып куюын сорадым, тик ул тыңларга уйламады да.
Үбәргә, кысып-кысып кочакларга тотынды. Биегәндә дә кочаклашкан идек, тик болай ярсып түгел. Ә монда әйтерсең башы киткән – бөтен җиремне тота һәм киемнәремне салдырырга маташа башлады. Әлбәттә инде мин бирешмәдем. Моның минем карышуыма җен ачулары чыкты һәм машинасыннан этеп төшерде. Миңа өемә кадәр өч километр җәяү кайтырга туры килде. Төнлә, үкчәле туфли белән чокырлар һәм пычрак буенча!
Үзем кайтам, үзем елыйм, аякларым авырта. Бик озак йокыга китә алмадым. Ничек инде чын күңелемнән яраткан кеше минем белән шулай кылана алды?! Шулай да мин бу вакыйганы күңелемнән кичердем. Әнигә сөйләмәкче идем, кире уйладым. Нигә юкка борчырга аны да тагын, куркыныч бернәрсә дә булмады бит. Аның болай да минем өчен йөрәге лепердәп кенә тора.
Дус кызларыма сөйләдем. Алар минем Азат белән машинага утырып кая да булса баруым өчен әрләделәр, ул бит һәрвакыт үзен шулай тота, диделәр. Берничәсенә шулай ук бәйләнгән булган икән, тегеләр ризалашмагач, җәяү калдырып киткән. Нигә миңа боларны әйткәнегез булмады, дип сорагач, бу бит инде бөтен кешегә билгеле, аның турында йөргән сүзләр барысы да дөрес, диделәр.
Бу хәл мине күп нәрсәгә өйрәтте, шуңа күрә үз-үземә ышанган, тәвәккәл кыз булып җитештем. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, шәһәргә киттем. Медучилищега укырга кердем, әни биргән бераз акчага бүлмә «снимать» иттем һәм төнге сменага эшкә урнаштым.
Хәзер миңа 28 яшь, кияүдә, тиздән балабыз булачак. Иптәш кызларым белән телефон аша интернетта аралашып торабыз. Ә Азат эчкечегә әйләнде. Ике тапкыр өйләнеп карады, тик хатыннары аның характерына һәм кыйнауларына түзә алмыйча, киттеләр.
Ә мин теге вакытта шулай килеп чыгуына язмышыма рәхмәтле. Әгәр дә сукыр мәхәббәтем аркасында Азатка юл куйган булсам нинди дә булса авыру эләктергән яки балага узган булыр идем. Мин шуңардан бик курка идем, чөнки шәһәргә китеп, аякка басасым килде. Башта мин ир-егетләрдән бик озак курыктым, ә аннары үз тиңемне очраттым һәм ул миңа, мөнәсәбәтләр нык булсын өчен алдан ук бергә йоклау мәҗбүри түгеллегенә ышандырды.
Мин язмышның барлык кешеләргә дә карата гадел булуына ышанам һәм һәркем нәрсәгә лаек – шуны ала. Ә сез ничек уйлыйсыз? Карма (кылган гамәлләр өчен җавап бирү) барлыгына ышанасызмы? Әллә, без үзебез нәрсә һәм ничек телибез, сайлыйбыз, шулар чынга аша дип уйлыйсызмы? Бу турыда райондашларның нәрсә әйтүен белү кызык булыр иде. Шалтыратучыларның фикерләрен «Әйтәм әле!»гә язырсыз бит, кызлар?
Яхшылык – яхшылык булып, начарлык – начарлык булып үзеңә кайтуына ышанучы якташыгыз Ләйсән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев