Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьтәшләре урамда уйнаганны аңа тәрәзә аша гына күзәтергә туры килде...

Улларының хәле начарлыгын белеп, әбисе белән бабасы, «чирләшкә» оныклары Нурияне үзләренә алып киттеләр.

УЧ ТӨБЕНДӘ ДӨНЬЯ



– Әтинең еш кына яралы аягының җәрәхәтләре яңара иде, бөтенләй көтелмәгән җирләреннән ниндидер сулы бетчәләр бәреп чыга торды. Әти сугыштан ияреп кайткан бердәнбер брезент бумажниктан аерылмады. Бөтенләй кара канга каткан иде ул, башта яшькелт төстә булгандыр инде бу, дия идек без, балалар. Ә әни:
– Бәхетсезлек теләп тора бугай ул, юарга кирәк каннарын, – ди.
Әмма әтисе бумажникны юарга да, югалтырга да ирек бирми. Аның сөйләвенчә, аягын немец пулясы яралагач, операция вакытында үз каннарын биргән солдатларның канына буялган бумажник була ул.
Улларының хәле начарлыгын белеп, әбисе белән бабасы, «чирләшкә» оныклары Нурияне үзләренә алып киттеләр. Бу көнне бик яхшы хәтерли ул.
– Чиста, матур, якты өйдә өстәл янына утыртканчы, кулларымны, битемне җиләк исле сабын белән бик әйбәтләп юдыр­дылар. Куе сөт салып ясалган чәй янына калын гына ипи телеменә ак май ягып бирделәр, бер йомарлактан бәләкәй келәшә белән чертләтеп кенә шикәр ватып, ак керәч чынаягым янына куйдылар. Ул ризыкларның исен, хуш исле ипи тәмен бүген дә онытмыйм мин, – диде Нурия, хатирәләрен яңартып.
– Булдымы, кызым, туйдыңмы инде, бәбием? – ди әби.
– Э-э, әби, туйдым бугай, – дигән булам, – күзләремне яшереп. «Бугай» дигәне бигрәк тә кызык булды, ахрысы, бары да дәррәү көлештеләр, башкалар шикелле мин дә чәшкәне чәй тәлинкәсенә каплап куйдым.
Бу минутларда: «Туганнарым хәзер ни ашый икән, бабай калдырып киткән оннан умач пешергәннәрдер, ул бетсә, тагын сәрдә булыр микән?» – дип уйлаганнары да исендә Нуриянең. Ул төче сәрдә яфрагының бер тәме юк, аны апасы да, сеңлесе дә ашамыйча чәй тәлинкәләрендә калдыралар иде бит.
Сугыштан соңгы елларда Нуриянең балачагы бабай белән әбисе янәшәсендә бик кадердә, иркәдә үтте. Алар оныкларын терелтү өчен, хәлләреннән килгәннең барысын да эшләде. Көннәрнең берсе Нуриянең бик тә исендә калган.
Язгы бер көндә әбисе өйгә бер абый белән килеп керде дә: «Менә минем кызым бөтенләй терелеп җитәр, йөгереп китәр. Курыкма, бәбкәм, бу абыең әйбәт кеше, бу абый үзебезнеке», – дип, ераклардан сүз башлады.
Әгәр шундыйрак әзерлек булмаса, Нурия бу ят кеше янында итәген күтәрмәс иде. Ике чакрым ераклыктагы Кенәз авылыннан килгән фельдшер аның яраларын бик зәһәр исле кара дару сылап дәвалады.
Нуриягә урамда юкка «трай тибеп» йөрергә туры килмәде. Анда чыкса, егылып, аяк, кулын авырттыра яки бит-йөзен ертып керә торган булды. Шуңа күрә, «бәладән баш аяк», «бәла алдан сәгатен әйтеп килми», кызым, диеп, әбисе аны юкка-барга урамга да чыгармады. Тырыш, уңган әби аны үзе белгән барлык һөнәрләргә өйрәтте. Нуриягә дә өйдә, әбисе янәшәсендә, тәрбия­дә, игътибарда вакыт үткәрү охшап китте. Биш яшендә инде ул әлифба китабындагы барлык шигырьләрне яттан сөйли иде:

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын.
Ясадык ике кулын.
Күзләре – кара күмер,
Дидек: «Син урам себер!»
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.

Яшьтәшләре урамда уйнаганны аңа тәрәзә аша гына күзәтергә туры килде. Өйдә утырганлыктан киштәдә сакланган китапларның, бигрәк тә халык әкиятләренең барысын да укып чыкты.
Әбисе аның белән сөйләшеп утырырга ярата иде. Ә беркөнне:
– Патша заманында бик рәхәт яшәдек. Үзебезгә үзебез хуҗа идек. Эшләдек – ашадык. Хәмер эчеп тузып йөргән кеше дә булмады. Әлеге сезнеңчә тормышның кызыгы юк кебек, бәбкәм, – дип куйды.
Мондый сүзләрне көтмәгән Нурия:
– Әйдә, әби, бу Советлар Союзын бетерик тә, синең тормышка кире кайтыйк әле? – диде бик җитди генә.
Нуриянең сүзеннән әбисе кинәт сискәнеп үк куйды, әйтерсең, ул ни сөйләсә, шул сүзләр тормышка ашачак. Аны бүлдереп диярлек:
– Ни сөйлисең, кызым, авызыңнан җил алсын, кирәк түгел, җимерелә генә күрмәсен! Андый бәрелеш, сугышлар яңадан кабатланмасын дип телик. Монысына да күнектек бит инде, – диеп сөйләп китте. Аннан сүзне икенчегә борып, – эшләгән кеше кайда да үлми ул, балам, – дип, сүзен йомгаклап куйды әбисе.
 

(Дәвамы киләсе санда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев