«Яшьләрне кызгандым. Балалары ятим калмасын иде»
Безнең республикага башка регионнардан килеп МХОга барырга контракт төзүчеләргә дә түләүләр 1 миллион 700 мең сумга кадәр җитә.
Яшел Үзән хәрби комиссариатында контракт төзүчеләрнең булмый торганы юк. Һәр көнне, һәр иртәдә военкомат яны китүчеләр һәм озатучылар белән тулы була. Моңа безнең Татарстанда түләүләрнең артуы төп сәбәпләрнең берсе булса да, араларында патриотлар, Ватаны өчен җан атучылар да аз түгел. Ир-егетләребез республика түләүләренең башка төбәкләрдән аермалы булуын исәпкә алып, карар кабул итә. Шуңа да инде чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар.
Шундыйларның берсе белән без дә очрашып сөйләшергә булдык. Валера (үзен шулай атады, фамилиясен күрсәтүдән һәм фотога төшүдән баш тартты) Яшел Үзән хәрби комиссариатына Чувашиядән килгән. МХО зонасына китеп барышы иде.
– Бу хакта бер ел уйлап йөрдем, батырлыгым һәм характерым гына җитеп бетмәде. Бурычларым бар, шуңа курә бөтен куркуларны җиңеп, китәргә карар кылдым, – дип сөйли ул. – Ә Татарстаннан түләүләрнең югары булуы турында бер туганым сөйләде, шуннан соң үзем Телеграмм-канал аша ачыкладым да Яшел Үзәнгә килдем. Ә бездә – Чувашиядә андый түләүләр юк. Баргач-баргач, лаеклы хезмәт хакы да кирәк. Моңа кадәр 6 елдан артык Мәскәүдә электромонтажчы булып эшләдем. Анда безнең үзебезнең бригада бар, әмма рәсми түгел иде. Өйләнмәгән, әти-әнием, Аллаһка шөкер, исән-сау, эшлиләр, энем бар. Кызганычка, авылда эш булмагач, әтиемә дә китеп эшләргә туры килә. Авылдагы йортыбызда мал-туарны асрау күбрәк әни өстендә. Ә анда – хуҗалыкта сыеры да, куяны да, кош-корты да бар. Дөрес, хәзер сыерны, әнигә генә авыр булгач, бергә генә калдырдык.
Валера армия хезмәтен Мәскәү өлкәсендә мотоукчылар гаскәрендә узган, белгечлеге – гранатометчы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң машиналар төзү техникумына укырга кергән керүен, әмма 3 ай укыгач армиягә алганнар да, шуның белән кайткач укуын дәвам итү теләге калмаган.
Әти-әнисе, әлбәттә, улларының МХОга китүенә шатланмаса да, җиңү яулап, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, хәер-фатихасын биргән. Озатучылары юк иде: «үзем шулай теләдем, туганнарымның мине кайгылы йөз белән озатып калуларын күрмәвем яхшырак булыр дип уйладым. Гомумән, МХО зонасына китүем турында танышларыма да сөйләп тормадым. Җиңеп кайткач, белерләр», – диде әңгәмәдәшебез. Әйе, чуваш егете Валера кунакка түгел, сугышка бара. Әле барып күрмәгән, корал тотып карамаган, алда нәрсә буласын, кем буласын үзе дә белми. Әмма ничек кенә булмасын, без аның исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. Илебез иминлеге хәзер әнә шундый тәвәккәлләр кулында.
Бу көнне тагын бер егет, районда яшәүче һәм Казанга барып-китеп эшләп йөрүче 52 яшьлек якташыбыз да (билгеле сәбәпләр белән аның исемен атамыйбыз) китте МХО зонасына. Бу карарга ничек килүе турында ул менә ничек сөйли:
– Яшьләрне кызгандым. Балалары ятим калмасын иде. Ә без тормышны азмы-күпме күргән инде. Улым зур, оныгым да бар. Кая җибәрәләр – шунда барырга, илемне сакларга бөтен көчемне бирергә әзер. Курыкмыйм! Шуның белән шул! Бу уй күптән түгел генә башыма килде әле. Озак уйлап, плюс-минусларын исәпләп тормадым, хәрби комиссариатка килдем дә контракт төзедем. Моны ишеткән-белгән туганнарым мине үгетләделәр анысы, мин инде уйлаганымны тиз арада гамәлгә ашырырга булдым. Ватанны без дә сакламагач, кем сакласын. Иң мөһиме – балаларыбыз тынычлыкта яшәсен. Ә мин барысына да түзәргә әзер. Өстәвенә, Татарстанда түләүләр дә яхшы. Анысы – икенче мәсьәлә. Мин армиядә булган, солдат боткасын татыган кеше.
Бу якташыбызга да хәерле юллар теләп, исәнлектә әйләнеп кайтса, аның белән тагын бер очрашып сөйләшергә сүз дә бирештек, хәтта. Җиңеп кайтсалар, һәркайсы белән без яңадан да очрашырга әзер.
Татарстан контрактчыларына, финанс ярдәменнән тыш, республика һәм федераль ташламаларның барысы да, яклау һәм тернәкләнү чаралары гарантияләнә. Сугышчыларның гаиләләре дәүләт тарафыннан тулы опекага алына. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатлар тәкъдим итүчеләргә 100 мең сум күләмендә акчалата түләү дә каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев