Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Яшьләр арасында вейпинг куркынычы арта

8 - 14 декабрь – никотинлы продукция куллануны профилактикалау атналыгы.

Фото: ясалма интеллект

Соңгы елларда вейпинг үсмерләр арасында аеруча популярлашып бара. Электрон сигареталар һәм вейплар пәйда булганчы, яшьләр арасында тәмәке тарту дәрәҗәсе соңгы 20 ел дәвамында кимүгә юнәлгән иде. Әмма хәзер вәзгыять үзгәрде.

Электрон сигарета чынлап та гадәти сигаретадан куркынычсызракмы? Вейпингның зыяны бармы, әллә юкмы? Әйдәгез, аңлашыйк.

Вейпинг нәрсә ул?

Вейпинг – ул аэрозольне сулышка алу һәм чыгару процессы. Күпләр моны «пар» дип атый, әмма бу ялгыш фикер. Аэрозоль тиз тарала торган микроскопик кисәкчәләрдән тора, һәм аларның күпчелеге агулы матдәләрне үз эченә ала.

Электрон сигареталар никотин һәм төрле тәмләткечләр булган аэрозоль барлыкка китерүче җайланмалар. Тәмләткечләрнең дә организмга ачык агулы йогынтысы бар.

«Электрон сигарета — куркынычсыз» дигән фикер ялгыш

Күпләр электрон сигареталарны гадәти тәмәке белән чагыштырганда куркынычсызрак дип саный. Бу – дөрес түгел.

Никотинсыз дип сатылучы катнашмаларда да еш кына никотин ачыклана. Ул – көчле бәйлелек тудыручы матдә, үсмерләрнең миенә аеруча зыянлы, һәм башка бәйлелекләргә дә юл ача.

Электрон катнашмалардагы никотин гадәттә бензой кислотасы тозы рәвешендә була һәм ул организмга тизрәк сеңә. Шуның нәтиҗәсендә вейперлар гадәти сигаретага караганда күбрәк никотин ала.

Тәмәке тартучы кеше гадәттә 1–2 сигарета тарта, ә электрон сигаретаны кулланучы җайланманы озак вакыт буе өзлексез куллана ала – бу никотинның артып китүенә китерә.

Никотин артерияләрне кысрыклап, йөрәк өянәге куркынычын арттыра. Кешенең мие якынча 25 яшькә кадәр формалаша, шуңа күрә балалар һәм үсмерләр аеруча куркыныч зонасында. Озын вакытлы нәтиҗә итеп – кире кайтмаслык үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин.

Бер капсулада – 20 сигаретага тигез никотин

Электрон сигареталар өчен заправка капсулаларында гадәттә бер каптагыча (20 сигарета) никотин була. Уртача бер электрон сигарета 200 тартуны тәшкил итә.

«Попкорн үпкәсе» һәм башка җитди авырулар

Вейпинг нәтиҗәсендә облитерацияләүче бронхиолит — халык телендә «попкорн үпкәсе» дип аталучы авыр һәм кире кайтмас үпкә чире барлыкка килергә мөмкин. Моның сәбәбе – диацетил исемле химик матдә. Аны ашарга да була, әмма сулыш юлына эләгү – бик куркыныч. Шулай ук 2,3-пентандион һәм ацетоин да электрон тәмәкеләрдә табылган.

Аэрозоль үпкәдә кыска вакытлы ялкынсыну китереп чыгара – бу гадәти сигареталардагы хәлгә охшаган. Никотинсыз сыеклык та үпкә тукымаларына көчле зыян сала ала.

Аэрозольнең микрокисәкчәләре альвеолаларны ярсыта, астма өянәге китереп чыгарырга мөмкин. Электрон сигарета аэрозоле тәэсиреннән соң алтын стафилококк бактерияләре антибиотикларга тагын да ныграк каршы тора башлый һәм «супербактерияләргә» әверелә.

Иммунитет төшү һәм еш авыруларга бирешү

Аэрозоль иммун системасының җавап бирү сәләтен киметә, организмны грипп һәм ОРВИ вирусларына каршы яклаусыз калдыра. Кыска вакытлы тәэсир дә күзләрне һәм тамакны ярсытуга, баш әйләнүгә һәм ютәлгә китерергә мөмкин.

Йөклелек вакытында аеруча куркыныч

Йөкле хатын-кыз тартканда, балага килә торган кан кими, кислород җитмәү куркынычы туа. Бу – аеруча куркыныч хәл, чөнки бала миенең формалашуына нык тәэсир итә.

Никотин һәм метаболизм

Никотин организмда шикәр эшкәртүенә дә йогынты ясый, инсулинга тойгысызлык (инсулинорезистентлык) һәм II тип диабет куркынычын арттыра.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев