Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Яшьләр – анда, ә без ни өчен монда?»

Патриотлар

Яшел Үзәндә яшәүчеләр хәзер Украина җирендә барган махсус хәрби операциягә аңлап карый һәм бу юнәлештә үз өлешен кертергә, ярдәм күрсәтергә тырыша. Күпләрне, әлбәттә, патриотлык хисе ташламый. Моны без хәрби операциягә контракт төзеп китүчеләрне озаткан вакытта яхшы аңладык.

Бу көнне алар өчәү иде һәм контрактны үз теләге, йөрәк кушуы буенча, озак уйлаганнан һәм гаиләләре белән киңәшләшкәннән соң төзегән. Йөзләрендә бернинди дә икеләнү хисе тоелмады. Дөрес, алдагы билгесезлек кенә аларны бераз үз кысасында тота. Әмма алары инде аның җиңәргә мөмкин булган уй-хисләр. Өчесенең дә хәзерге вакытта фронтта бик кирәкле булган белгечлекләре бар.

Саубуллашканда аларның фикерләрен дә сорашмый кала алмадык:

– Тумышым белән Яшел Үзәннән һәм миңа хәзер 57 яшь, шулай да, яу кырында нинди дә булса файда китерә алырмын дигән нәтиҗәгә килдем, – дип сөйләде Андрей Иванов. – Серго исемендәге заводта эшләдем, хатыным, кызым һәм дүрт оныгым бар. Мин яшисен яшәгән, яшьләргә юл бирергә, бурычымны үтәргә иде. Яшьләр яшәп калсыннар, гаилә корсыннар. Финанс ягын да күздә тоттым. Мин хәрби белгечлегем буенча элемтәче-телефонист, Куйбышевта хезмәт иттем һәм 25 елга «запрет» куелган иде. Хәзер карарларны үзем хәл итә алам.

Валерий Аитов:

– Мин гаиләм белән Яшел Үзәнгә ярты ел элек күчендем. Хатыным инвалид, хәзер дәваханәдә дәвалана, улыма – 15 яшь. Бик озак уйладым һәм төгәл карарга килдем. Якыннарым башта минем белән килешергә теләмәсә дә, ризалык бирделәр. Минем анда бертуганымның улы – Никита хезмәт итә. Ул морской пехотенец, Чукоткада хезмәт итте, аннан соң контракт буенча Сириядә булды, хәзер махсус хәрби операциядә. Алар хезмәт итә, ә мин нишләп анда түгел соң, дип уйладым. – Омск өлкәсендә өлкән телефонист булып хезмәт иттем, ә тыныч тормышта электрик идем.

Өченчесе – Евгений Александровны да патриотизм хисе ташламый, Ватанына белгечлегенең кирәк булуын яхшы аңлаган:

– Марий Элда туып - үстем. 2008 елда Карамалы Тауга күченеп килеп, яши башладык. Өч улым бар: 9, 11 һәм 12 яшьлекләр – мәктәптә укыйлар. Хатыным Ольга вокзал җитәкчесе урынбасары булып эшли. Ни өчен китәм? Бер ел уйладым һәм менә үз карарымны тормышка ашырыр көн килеп җитте. Сәбәпләре бик күп. Беренче чиратта, мәгълүмати фактны китерәм, анда нинди сугыш баруын күрәм һәм читтә кала алмыйм. Финанс ягын да күздә тоттым. Курку хисе юк дип әйтмим, ул һәр нормаль кешедә булырга тиеш. Армиядә Каспий флотилиясенең сак корабльләре бригадасында өлкән электрик булдым.

Тынычлыкта эшләп тәҗрибә туплаган ир-егетләрнең бурычларын үтәп җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез.


Исегезгә төшерәбез, Яшел Үзән районында контракт буенча хезмәткә алу дәвам итә. Татарстанда контрактка кул куйган сугышчылар берьюлы 600 мең сумга якын акча ала. Болар – ТР Рәисе Указы нигезендә – 305 мең сум, Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум, ТР ДОСААФыннан – 105 мең сум һәм эш бирүчедән – шәхси түләүләр.


Контракт хезмәтенә Зеленодольск хәрби комиссариатында телефон аша язылырга мөмкин:
8 (84371) 5-94-25,
8 (84371) 5-93-85.
Шулай ук тәүлек әйләнәсе 117 колл-үзәге һәм heroes-tatarstan.ru сайты эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев