Яшен корбаннары ни сәбәпле арта? Аннан ничек сакланырга?
Россиядә ел саен яшен аркасында ярты меңләп кеше үлә икән.
Лаеш районының Столбище бистәсендә урамнан барган ике ир-атны яшен суккан! Атна уртасында шундый шомлы хәбәр алдык. Яшен корбаннарының икесе дә хәзерге вакытта РКБда дәвалана. Аларның берсе – реанимациядә. Аңа кадәр Мәскәүдәге паркларның берсендә, өч кешене яшен сугып, берсенең гомере өзелде. Яшен корбаннары ни сәбәпле арта? Аннан ничек сакланырга?
«Күммәгез, дип кычкырмакчы булдым»
Балтач районының Шода авылында яшәүче Нурҗиһан Гыйбадуллина – яшен суккач, могҗиза белән исән калган бик сирәкләрнең берсе. Быел 73 яшен тутырса да, алтмыш еллап элек булган коточкыч вакыйганы бүгенгедәй хәтерли ул.
– Мин беренче сыйныфны тәмамлаган елны авылга фотограф килде. Ул чакта бу бик зур вакыйга иде бит инде. Әни белән без дә, матур киемнәребезне киеп, фотога төшәргә бардык. Кайткач, әни кер юарга чыгып китте. Мин өйдә уйнап калдым. Әллә кайдан гына болыт чыкты да яңгыр ява башлады. Әни: «Кызым, бик каты яшенли, әйдә күршеләргә киттек», – дип кергәндә, мин инде идәндә янып ятканмын. Куркудан минем өскә кер юган суын сипкән. Ул арада өйгә кергән яшен әнине куып йөри башлаган. Әни тиз генә ишекне ачкан да яшен шуннан чыгып киткән. Соңрак кына белдек: өйнең түшәмен тишеп кергән булган ул. Тагын азрак торган булса, өй белән бергә шартлыйсы булганбыз. Фотога төшкән ул көн менә шундый мәхшәргә әйләнде. Бөтен кеше, сиңа күз тигән, диеште ул чакта, – дип искә ала Нурҗиһан апа язмышының астын өскә китергән көнне.
Яшен суккан кызга ничек ярдәм итәргә белми аптырый шодалылар. Шунда берсе яшен суккан кешене җиргә күмәргә кирәк, дигән сүзне искә төшерә. Кызны тиз арада бакчага алып чыгып күмә башлыйлар. Нурҗиһан апа исә ул чакта барысын да күреп, аңлап яткан, авыз ачып сүз генә әйтә алмаган.
– Мине зиратка күмәләр дип торам. «Мин исән! Күммәгез!» – дип кычкырмакчы булам – авыз ачып бер сүз дә әйтә алмыйм. Җиргә күмәселәре генә булмаган инде югыйсә. Хәлем тагын да авырайды: яшен сукканда пешкән тәнемә балчык эләккәч, ул үлекләп ага ук башлады. Шуннан соң мине Чепья хастаханәсендә илттеләр. Анда бер ел яттым, – ди Нурҗиһан апа.
Биредә Николай Родовский исемле хирург баланың гомерен саклап калу өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Кызның хәле бик авыр: ята да, утыра да алмый. Хастаханәдә чакта уң колагы белән ике чәч толымы мендәргә ябышып кала аның. Ул гына да түгел, Нурҗиһан апаның муен тиресе эреп, башы – уң як җилкәгә, ияге күкрәгенә үк ябышып кала. Соңрак аңа Казанда берничә катлаулы операция ясыйлар. Башын иягеннән аералар. Яраны ямар өчен кирәкле тирене исә тәненең башка өлешләреннән җыялар. Хәтта әнисенә дә баласына үз тиресен бирергә туры килгән.
– Шул көннән бирле яшенне күралмыйм. Күктә аз гына болыт күренсә: «Ходаем, яшенләмәсә генә ярар иде», – дип телим. Яшенле яңгыр яуган көнне урыннан да тора алмыйм, ятам гына, бөтен җирем авырта. Хәзер минем әллә ничаклы чирем бар. Алар да шул яшен сугу аркасында килеп чыккандыр инде, – ди Нурҗиһан апа.
Һәр секунд кадерле
Бөтендөнья метеорология оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир шарында ел саен 6 меңнән алып 24 меңгә кадәр кеше яшен сугудан үлә. Россиядә шул сәбәпле елга 550 кешенең гомере өзелә. Иң гаҗәпләндергәне шул: яшен суккан һәр ун кешенең берсе үлә. Галимнәр моның сәбәбен әле дә төгәл генә аңлата алмый. Әмма шунысы бәхәссез: яшен организмга зур зыян сала. Исән калган очракта да аның «эз»е кешене гомере буе озата бара.
Яшен суккан кешеләрнең күбесе йөрәк өянәгеннән үлә. Колак пәрдәсе, күздәге кан тамырлары шартлау очраклары да еш күзәтелә. Яшен сукканнан соң исән калучылар арасында йокысызлыктан интегүчеләр, хәтерен югалтучылар, начар күрә һәм ишетә башлаучылар, кул-аяклары параличланган кешеләр, күңел төшенкелегенә бирелүчеләр дә бар.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева сүзләренә караганда, яшен сугуның нәтиҗәләре үзен еллар үткәч тә сиздерергә мөмкин.
– Яшен сукканда, бөтен организм буйлап ток уза. Ул бөтен тән тиресен пешерә, тукымаларны җимерә. Яшен аркасында хәтта эчке әгъзалар да пешәргә мөмкин. Яшен йөрәккә бәрсә, кеше шундук үлә. Ул нерв системасын да зарарлый. Андый чакта кешенең баш миенә зыян килә, ул аңын югалта, тәнен көзән җыера, – ди табиб.
Диана Габделганиева яшен суккан кешене күмәргә кирәк дигән сүзләрне дә ялгыш фикер дип атый.
– Беренчедән, яшеннән пешкән тән тиресенә балчык эләксә, ул тагын да җитдирәк чиргә әвереләчәк. Аннары бер кирәкмәгәнгә кешене җиргә күмеп йөреп, болай да санаулы вакыт әрәм була. Шул кыска гына вакыт эчендә кешегә беренче ярдәм күрсәтеп, «ашыгыч ярдәм» чакырырга, шул рәвешле аның гомерен саклап калырга мөмкин бит, – ди табиб.
Яшен суккан кешенең организмында электр тупланмый. Шуңа күрә аңа беренче ярдәм күрсәткәндә үземне дә сугар, дип куркасы юк, ди белгечләр. Яшен суккан кешегә иң элек ясалма сулыш алдырып, йөрәгенә массаж ясарга кирәк. Аннары «ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнне көтәсе генә кала. Ярдәм итәм дип, артыгын кыланырга ярамый.
Яшен кешегә генә түгел, аның йорт-хуҗалыгына, табигатькә дә зур зыян сала. Хәтерләсәгез, июль азагында Лаеш районының Сокуры бистәсендә бер йортны яшен сугу аркасында янгын чыкты. Әле берничә көн элек кенә Чистай районының Рус Сарсазы авылында да яшен бер йортны яндырды. Россиядәге урман янгыннарының 76 проценты да яшен аркасында килеп чыга икән.
Җылыну галәмәте
Соңгы елларда Россиядә яшенле яңгырлар да, давыл-өермәләр дә бермә-бер арткан. Белгечләр моны глобаль җылыну галәмәте дип атый. Климат үзгәрешләре буенча хөкүмәтара белгечләр төркеме (IPCC) докладында китерелгән мәгълүматларга караганда, соңгы чирек гасыр эчендә Җир йөзендә уртача һава температурасы 1,5 градуска җылынган. 1979 елдан башлап глобаль җылынуга бәйле үзгәрешләр аеруча зур тизлектә бара, ди галимнәр. Моңа табигать тә җавап бирмичә калмый, билгеле.
География фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина сүзләренә караганда, соңгы арада «йөздергән» яшенле яңгырлар республикага салкын фронт килү сәбәпле күзәтелгән.
– Салкын фронт килгәч, җылы һава фронт сызыгы буенча өскә күтәрелә башлый. Һава никадәр югарырак күтәрелсә, болыт та шулкадәр калынрак була. Болытлар эчендә исә өскә менүче һәм аска төшүче хәрәкәтләр бар. Шуның аркасында, атмосфера ионлашкан булу сәбәпле, яшеннәр барлыкка килә, – ди белгеч. – Августта инде яшеннәр азрак күзәтелә. Без хәзерге вакытта циклон йогынтысында. Шуңа күрә атмосфера тотрыксыз, ягъни яңгыр яву өчен уңай шартлар күп. Августта яшенле яңгырлар яуса да, җир өсте июльдәге кебек кызмаганлыктан, давыллар булырга тиеш түгел.
Айсылу Мостафина Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хәбәрләрен дә игътибарсыз калдырмаска куша. Яшен астында тынычлап йөрергә ярамавын да искәртте ул.
– Телефонны сүндердем, ачкычны яшердем, миңа берни янамый дип, яшендә тынычлап йөрергә ярамый. Ник дигәндә, кешенең үзендә дә күпмедер күләмдә корылма була. Игьтибар иткәнегез бардыр, кайчак машинадан чыкканда, кешене җиңелчә генә ток сугып куя. Бу – нәкъ менә шуның галәмәте. Аннары хәзер өстебездәге киемнәребез дә синтетик. Шуңа күрә кешене тиз арада яшен сугарга мөмкин. Кара болытлар чыгып, яшенле яңгыр килгәнне күрсәгез, берәр бинага, йортка кереп калырга тырышыгыз, – ди метеоролог.
Яшен турында 3 сорау
Физика-математика фәннәре кандидаты Иван Тарабукин җавап бирә.
– Яшен яшьнәгәндә, кулчатыр тотып йөрергә ярыймы?
– Әгәр кулчатырның очлыгы металлдан эшләнгән икән, аны яшен сугарга мөмкин. Очлыкка электр тогын үткәрми торган махсус капкач киертелгән булса, кулчатыр тоткан килеш яшен астында йөрергә була. Яшеннән саклану өчен каты резин (эбонит) капкачлы кулчатыр алырга тырышыгыз.
– Су коенырга, телефоннан сөйләшергә ярыймы?
– Ярамый. Ник дигәндә, су электр тогын яхшы үткәрә. Шул рәвешле судагы кеше яшенне бер мизгелдә үзенә тартып китерәчәк. Телефонда исә яшенне яхшы үткәрүче металл бар.
– Яшен бер үк урынга ике тапкыр суга аламы?
– Суга ала. Әмма соңгысында инде ул беренчесендәге кебек үк көчле булмый.
Яшеннән ничек сакланырга?
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәге киңәшләрне истә тотарга куша:
– йортка, бинага яшен кайтаргыч куегыз;
– табигатькә, ерак юлга чыгар алдыннан һава торышын карагыз;
– яшен вакытында тәрәзә, ишекләрне ябыгыз, телефонны, телевизор, радио ише электр җиһазларын сүндерегез;
– өстегездәге металлдан эшләнгән барлык әйберләрне салып куегыз. Кулыгызда кармак, йозак кебек металл әйберләр дә булмасын. Яшен яшьнәгәндә, тимер коймалардан да ерак тору хәерле;
– яшен вакытында урманда калсагыз, кыска агачлар төбенә качыгыз. Озын яки ялгыз агач төбендә, бигрәк тә имән, тупыл, нарат янында торырга ярамый. Алар яшенгә каршы тора алмый;
– судан ерак торыгыз. Кыр уртасында калсагыз, җиргә сузылып ятарга ярамый. Андый чакта уйсу җиргә чүгәләп, яшен беткәнне көтәргә кирәк;
– яшен вакытында чабарга, сикерергә, спорт белән шөгыльләнергә дә ярамый;
– машинада чакта, туктап, тәрәзәләрне ябарга, радиоалгычның антеннасын төшерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев