Яшел Үзәннең 9нчы лицеенда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2025» бәйгесенең зона туры узды
Бүген Яшел Үзән шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9нчы лицеенда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2025» Бөтенроссия бәйгесенең зона туры узды.
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе ел саен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, белем бирү эшчәнлеген оештыруда Туган тел һәм әдәбият укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм инновацион технологияләрне тарату максатында үткәрелә.
Зона турында Алексеевск, Югары Ослан, Лаеш, Чистай һәм Яшел Үзән районнары муниципаль этабында җиңүчеләр катнашты.
«Дәрес» һәм «Мастер – класс» бәйге сынаулары кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләренең педагогик табышларын, методик грамоталылыкларын һәм һөнәри мәсьәләләрне чишүгә иҗади якын килүләрен күрсәттеләр.
Яшел Үзән районыннан шәһәребезнең 16 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Гөлназ Фәрит кызы катнашты.
Конкурс жюри эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев