Яшел Үзәннең 15нче мәктәп укучылары «Карга боткасы» үткәрде
Татар халкы – тырыш халык. Бар көчен биреп эшли дә, матур итеп ял һәм бәйрәм дә итә белә. Язгылары аеруча игътибарга лаек, чөнки яз – ул табигатьнең уянуы, яңарыш чоры. Халкыбыз элек-электән зурлап, күңелле итеп үткәрә торган язгы бәйрәмнәрнең берсе – «Карга боткасы» бәйрәме.
Борынгы заманда кешеләр язны җылы яклардан каргалар алып килә дип ышанган. Шуңа күрә карлар эреп, ташулар киткәч, ел мул уңышлы булсын өчен дип, бәйрәм ясый торган булганнар.
Бу көнне олысы-кечесе бергә җыелган, ә балалар өйдән-өйгә кереп ярма, йомырка, май, сөт һәм башка күчтәнәчләр җыйган. Аннан соң кардан ачыла башлаган су буйларында, кырларда яки тау битләрендә бергәләп җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, төрле уеннар уйнаганнар, җырлар җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр.
Без дә мәктәбебездә бу традицияне дәвам иттереп һәр елны «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрәбез. Быел да «Мәктәп энҗеләре» түгәрәгенә йөрүчеләр һәм 4,8нче сыйныф укучылары белән бергәләп, Н.Н. Алтынов паркына карга боткасы пешерергә бардык. 8нчеләр, килү белән, казан элеп ботка пешерергә кереште. Алар белән бергә түгәрәк җитәкчесе, туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гаффарова Роза апалары булды. Ул балаларны карга боткасы пешерү серләренә өйрәтте. Ә бу вакытта нәниләр дә һич тик тормады: минем белән саф һавада төрле уеннар уйнадык. Йомырка тәгәрәтү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп ярышуларда балалар бик теләп катнашты. Рәхәтләнеп, күңелле итеп ял иттек.
Уеннар уйнаган арада ботка да пешеп чыкты. Һәр балага тәмле ботка гына түгел, төрле-төрле күчтәнәчләр дә бирелде. «Ботка бик тәмле», – диде балалар. Бәйрәм бик күңелле үтте, кайтып киткәндә калган ботканы кошларга калдырдык һәм илебезнең күге аяз, тыныч, уңышлар мул булсын дип матур теләкләр теләдек.
Балаларны татар халкының бәйрәмнәре белән таныштыру һәм аларга үзара дус, тату яшәү үрнәге күрсәтү – безнең иң мөһим бурыч. Бу бәйрәм дә бик мөһим тәрбия чара булып тора.
Резедә Гатауллина,
15нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев