Яшел Үзәннән ирле-хатынлы бер пар тоткарланган
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре җинаятьчел эшчәнлекне туктата, нәтиҗәдә Россия Федерациясе территориясендә мең ярымнан артык чит ил кешесе легальләштерелә.
Алдан билгеле булганча, әлеге пар юридик компанияне гамәлгә куйган һәм аны номиналь затка рәсмиләштергән. Алар фирма исеменнән чит ил гражданнарын исәпкә кую өчен фиктив документлар рәсмиләштерүче кешеләрне тапкан.
Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә, полиция хезмәткәрләре криминаль схемада катнашуда шикләнелгән оештыручыны һәм аның хатынын тоткарлаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең «Вишневский» 2нче полиция бүлеге тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 322.1нче маддәсенең 2 нче өлешендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылган.
Әлеге маддә буенча җәза ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүне күздә тота. Фигурантларга карата читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.
Хәзерге вакытта хокукка каршы эшчәнлекнең барлык шартларын, шулай ук җинаять кылуда катнашкан башка затларны ачыклауга юнәлдерелгән чаралар күрелә.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев