Яшел үзәнлеләр мошенниклар капкынына эләгүләрен дәвам итә
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 25 җинаять теркәлгән.
Шуларның 19ы – шәһәрдә, 6сы районда булган. 8 җинаять ачылган, шуның кадәресе – «кайнар эздән». 3 көчләү, 10 урлау, 9 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 җинаять булган.
Мошенниклар 38 яшьлек яшел үзәнлене, медицина полисын алмаштырабыз дип алдаганнар һәм Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетын ватып, 140 мең сум акчасын алганнар.
75 яшьлек хатын-кыз, ялганчыларның санкцияләнмәгән акча алуны туктату тәкъдименә ышануы сәбәпле, 350 мең сум акчасыннан колак каккан.
56 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, билгесез зат аны акчасын саклау тәкъдиме белән алдаган һәм 395 мең сумын урлаган. Шуның өстенә, аферист зыян күрүченең 300 мең сум кредит өчен аласы акчасына да исәп тоткан.
Солнечная урамындагы йорт подъездын тикшергәндә наркоконтроль хезмәткәрләре наркотик матдә табып алган.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев