Яшел үзәнлеләр мобилизацияле якташларына гуманитар ярдәм күрсәтә
3 октябрьдә Яшел Үзән районында мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән 5 гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды
"Ярдәм янәшә! Ярдәм якын!"предприятиеләр, оешмалар, шулай ук битараф булмаган халык актив кушылды. Эш атнасы дәвамында Яшел Үзән халкы җыю пунктларына гигиена әйберләрен, коры паекларны, кием-салым алып килде. Олы Яке һәм Түбән Урысбага авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тырышлыгы белән бик күп кирәк-яраклар сатып алынды.
Җыю пунктлары түбәнәге адреслар буенча ачык:
Пунктлар 3 октябрьдән бирле ачык:
- Яшел Үзән шәһәре, Норкин урамы, "Бердәм Россия" партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсе;
- Яшел Үзән шәһәре, Хаҗиев урамы - 7, "Зеленый Дол" МПК;
- Васильево бистәсе, Школьная урамы - 30, мәдәният йорты;
- Зур Ключи авылы, Волостнов урамы - 21 а, мәдәният йорты;
- Норлат авылы, Марат Фәйзуллин урамы - 17, мәдәният йорты
Түбән Урысбага авыл җирлегендә 180 туристик утыргыч җыелган, алар мобилизацияләнгән гражданнарны җыю пунктына җибәреләчәк.
Эш көннәрендә 9.00 - 17.00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев