Яшел үзәнлеләр игътибарына!
Соңгы атнада Татарстанда, шул исәптән Яшел Үзән районында да, юка бозга чыгу нәтиҗәсендә 7 балыкчы һәлак булды, берсенең гәүдәсе әле дә табылмады.
Коткаручылар кисәтүенә дә карамастан, кыш көне балык тотарга яратучылар язмышларын сынауларын дәвам итә: бүген Бритвино, Исаково һәм тимер юл күпере янында балыкчыларның бозга чыгуы күзәтелде.
Боз өслеге бертөрле структурада түгел, инде күп җирдә ярылган, ә аның калынлыгы 0дән 15 смга кадәр генә җитә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолары буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре ел саен боз торышын мониторинглый, һәм ышаныгыз, ул көннән-көн нечкәрә бара.
Тормышыгызны куркыныч астына куймагыз! Юка бозга чыкмагыз!
Михаил Афанасьев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев