Яшел Үзәндәге Каюм Насыйри исемендәге милли китапханәдә атаклы татар мәгърифәтчесе туган көненә багышланган кичә уздырылды
Китапханәгә җыелганнарның күбесе шәһәрнең 5нче гимназиясендә укучы һәм Тынычлык бистәсендәге яңа мәчеткә сабакка йөрүче балалар иде.
Китапханә хезмәткәрләре аларга танылган галимнең хезмәте-иҗаты һәм аның тормышы турында сөйләде. Яшел Үзән ягында туып үскән галимнең эшчәнлеге белән кызыксынучылар шунда ук оештырылган күргәзмәдән дә мәгълүмат ала алды. Аңлашыла, мөхтәрәм шәхесебезнең эшчәнлеген санап чыгарга гына да күп вакыт кирәк.
Ул – татар әдәби теленә нигез салучы, ул – халкыбызда таралган җырларны, әкиятләрне, бәетләрне, мәкальләрне җыеп бастырган фольклорчы, ул – әдәби әсәрләр иҗат иткән язучы, ул – география, физика, геометрия, арифметика, тарих фәннәрен чит илдәге чыганаклардан татарчага тәрҗемә итеп укыту әсбаплары чыгаручы, ул – археология галиме (районыбыздагы тау ягы авылларының барлыкка килүе һәм аларның исемнәре тарихларын фәнни нигезләгән галим), ул – татар теленең тулы сүзлеген чыгаручы, ул – татар календарен чыгаручы (1871елдан башлап 1897 елга кадәр 27 ел буе барлыгы 24 сан чыгара), ул – «Татар ашлары» дип аталган милли ашлар әзерләү осталыгын өйрәнү китабын нәшер итүче, ул – 1871 елда ук «Таң йолдызы» дип исемләп, беренче татар газетасын чыгарырга җыенган редактор…
Күпме эш башкара алган Каюм Насыйри! Якташыбызның эшчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Милләтебезне белемле-тәрбияле итү өчен тырышкан ул. Китапханә хезмәткәрләре балаларга сабак бирүне оста алып барды. Биниһая зур әһәмияткә ия эшләре белән танылган татар галиме иҗатына яшь буында кызыксыну кимемәс шәт, дигән өмет уяттылар.
Ильяс САЛИХҖАН.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев